Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
15 февраль 2019, 11:59

“Өтеренә кадәр укып чыгам”

Әледән-әле район гәзитенә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылып тора. Бу юлы “Үзән” гәзитенә язылучылар арасында Илтуган авылыннан Гөлйөзем Фәхретдинова да бүләккә лаек булды. Аны без йортына барып котларга булдык.

- Бүләк өчен генә түгел, яратканга алдырабыз. Һәр санын көтеп алам, өтеренә кадәр укып чыгам, гәзиттән аерылырга исәбем юк, - дип сөендерде ул безне бүләген кабул иткән­дә. - Барысы да кызыклы - район яңа­лыклары, хезмәт алдынгылары, үрнәкле гаиләләр, юморескалар һәм повестьларны башта карап чыгам, аннан соң гына “тәм­ләп” укырга утырам.
Гөлйөзем апа гомере буе колхозда эшләгән – алдынгы сыер савучыларның берсе булган. Тормыш иптәше Мәхмүт абый белән ике кыз һәм ике ул үстергәннәр. Аларның барсы да тормышта лаеклы кешеләр. Балалары да, онык-оныкалары да уңышлары белән әниләрен шатландырып торалар.
Венера БАКИЕВА.
Читайте нас: