Үткән җомга көнне “Яраткан басмаңа языл!” марафоны чикләрендә Кырмыскалы почта бүлекчәсендә “Гәзиткә язылучылар көне” үткәрелде. Аның барышында “Үзән”, “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитләренә язылучыларның һәрберсе редакция әзерләгән татлы бүләкләргә дә ия булды.
Шулай ук биредә “Атна саен бүләк” акциясе чикләрендә башка бик шәп бүләкләр дә уйнатылды. Бу юлы Кырмыскалы авылыннан Р.Сөләйманова, М.Арифьева, Ф.Мөмәммәтҗанова, Г.Зарипова, Н.Галиәхмәтова, Олыкүл авылыннан А.Ярмиева, Илтуган авылыннан Г.Кадаева, Р.Батталова һәм Д.Хуҗиәхмәтовага бәхет елмайды.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз һәм бүләкләр артыннан көтеп калабыз. Шулай ук исегезгә төшерәбез: акция дәвам итә, димәк, башкаларның да бүләк оту мөм-кинлеге бар.
Узган елдагы кебек, гәзиткә язылучылар арасында төп бүләк - телевизор уйнатылачак. Аны безгә күренекле якташыбыз – шагыйрь Рамил Чурагулов алып килде. “Үзән” яки “Кармаскалинская новь” гәзитенә 6 айдан да ким булмаган вакытка язылып, квитан-циянең күчермәсен район гәзите редакциясенә (Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7) җибәреп, бәхетегезне сынап карагыз, дуслар!