Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Матбугат
7 июнь 2019, 12:13

Телевизор кирәкме? “Үзән”гә язылыгыз!

Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланып килә. Район гәзитләренә язылмагансыз икән, ашыгыгыз, дуслар!

Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамланып килә. Район гәзитләренә язылмагансыз икән, ашыгыгыз, дуслар!
Тоташ еллык язылып куючыларга борчыласы юк, әлбәттә, ә менә төрле сәбәпләр белән ярты елга гына квитанция тутырган дусларыбызга кичекмәстән июль-декабрь айларына да хәстәрлек күрергә кирәк.
Шулай, “Үзән” гәзитенә (индексы 00061) 6 айга язылу – 890 сум 64 тиен, “Кармаскалинская новь” (индексы 50717) һәм “Даирә” (00060) гәзитләренә 6 айга язылу – 896 сум 64 тиен тәшкил итә. Моңардан тыш, татар телендә нәшер ителгән гәзитнең (индексы 00601) җомга көнне чыккан санына гына да язылырга мөмкин, ул 640 сум 98 тиенгә төшәчәк.
Бу юлы да гәзиткә язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен безгә юллаучылар арасында шәп бүләкләр уйнатабыз. Аның иң зурысы - якташыбыз Рамил Чурагуловтан телевизор.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: