Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
11 июнь 2019, 11:55

Гәзиткә язылдым, бүләк оттым!

Агымдагы елның икенче ярты еллыгына матбугатка язылу кампаниясе башлану белән гәзит укучылар вакытны озын-озакка сузмыйча, яраткан гәзитләренә язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә китерә дә башлады.

Агымдагы елның икенче ярты еллыгына матбугатка язылу кампаниясе башлану белән гәзит укучылар вакытны озын-озакка сузмыйча, яраткан гәзитләренә язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә китерә дә башлады.
Шул көннәрдә гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бу юлы Илтуган авылыннан Зилә Шәймәрдәновага да бәхет елмайды.
- Үземне белгәннән бирле район гәзитен алдырам һәм яратып укыйм. Гәзиттә булган барлык мәкаләләр, язмалар, махсус битләр бик ошый. Шигырьләрне дә яратып укыйм. Гәзитне кулыма алсам, күңелем ял итә, яңалыклар, үрнәк алырлык кешеләр белән танышам. Гомер буе фермада сыер савучы булып эшләдем. Шәхси хуҗалыгыбыз да зур булды, шуңа да гәзит укырга вакыт юк иде. Хәзер хаклы ялдамын, шуңа да гәзитнең башыннан азагына кадәр укып чыгам. Элек квитан­циянең күчермәсен җибәргәнем юк иде. Бу юлы мин дә бәхетемне сынап карарга булдым һәм бүләк оттым. Моңа мин бик шатмын. Гәзитләрне җыя барам, укырга күршеләремә, танышларыма да бирәм. Редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Ә райондашларымны “Үзән” гәзитенә язылырга чакырам. Язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз, бүләкләр отыгыз, - диде Зилә апа Шәймәрдәнова.
Венера Бакиева.
Читайте нас: