Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
11 июль 2019, 17:51

Владимир Путин: "Вакыт көтми!"

Көнүзәк // Зөһрә Исламова // 11.07.2019 12:29:25Русия Президенты Владимир Путин: “Хөкүмәт һәм дәүләт компанияләре тормышка яңа технологияләр кертү буенча уртак эшне тизрәк башларга тиеш”, — дип белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин: “Хөкүмәт һәм дәүләт компанияләре тормышка яңа технологияләр кертү буенча уртак эшне тизрәк башларга тиеш”, — дип белдерде.
Бу белдерү Хөкүмәт белән эре дәүләт компанияләре арасында югары технологияле юнәлешләрне үстерү буенча ниятләр турындагы килешүләргә кул кую тантанасында ясалган иде, дип хәбәр итә ТАСС.
Президент сүзләренә караганда, ул меморандумнарның һәм мондый беркетмәләрнең “беренчел документлар” булып саналуын яхшы белә. “Безнең очракта бу - башкача хәл-шартлар, озаклап кузгалырга вакыт юк һәм моны хәзер үк эшләргә кирәк”, — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Президент фикеренчә, бердәм эшнең тиз арада башлануына “документка кул куючыларның бер-берсенә яхшы аңлаешлы һәм уртак максатта эшләве" ярдәм итәргә тиеш. Алар алдында иң мөһим бурыч — Русиянең киләчәк технологияләре өлкәсендә лидерлыкка ирешүе һәм илнең технологик суверенитетын гарантияләү, дип искәртте ул.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/vladimir-putin-vakyt-k-tmi-/
Фото: google.com
Читайте нас: