Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
16 июль 2019, 11:30

Телевизор үз иясен тапты

Вәгъдә итүебезчә, шул көннәрдә редакциядә 2019 елның икенче яртыеллыгына район басмаларына язылучылар арасында иң зур бүләк – шагыйрь Рамил Чурагулов биргән телевизорны уйнаттык.

Вәгъдә итүебезчә, шул көннәрдә редакциядә 2019 елның икенче яртыеллыгына район басмаларына язылучылар арасында иң зур бүләк – шагыйрь Рамил Чурагулов биргән телевизорны уйнаттык. Төп приз үз иясен тапты – бу бәхет “Кармаскалинская новь” гәзитенә язылучы Константиновка авылыннан Николай Ипалитовка елмайды.
Шулай ук “Үзән” гәзитенә язылучыларга Рамил Мотаһар улы китапларын да бүләк итте. “Хуш килдегез, кунаклар!” шигырь җыентыкларына Кырмыскалы авылыннан Рәшидә Ходайдатова, Айгөл Әхмәтова, Бозаяздан Бәйзә Канбәкова, Иске Шәрәй авылыннан Марс Кәлимуллин, Колыш авылыннан Зәбирә Маннапова, Илтуганнан Альфира Әхтәмова һәм Рәис Килдеяров, Актүбә авылыннан Флүзә Мөхәммәтшина, Яңа Кыешкыдан Филия Зәетколова ия булды.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм бүләкләр артыннан көтеп калабыз.
Читайте нас: