Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
4 декабрь 2020, 17:35

Матбугатка түбән хак белән язылу декадасы башланды

rbsmi.ru сайтында һәм республиканың барлык почта бүлекчәләрендә кышкы Бөтенрусия матбугат декадасы старт алды.

Декада 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм традицион рәвештә бу чорда редакцияләр Русия почтасы белән берлектә укучылар өчен күңелле сюрпризлар - республика, район һәм шәһәр басмаларына язылу өчен ташлама әзерли.10 көн дәвамында үзебез һәм якыннарыбыз өчен ташлама белән почта бүлеге аша, шулай ук өйдән чыкмыйча, БР ГУП "Республика Башкортстан" сайтында 145 исемдә чыккан журнал яки гәзитләргә rbsmi.ru "Подписка" бүлегендә (https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ ) басма яки электрон төрдә язылырга була.Декада чорында язылу отышлы, чөнки бу вакытта барлык категориядәге абунәчеләр өчен түбәнәйтелгән бәяләр гамәлдә. Ә декада вакытында рәсмиләштерелгән подписка квитанцияләре редакция конкурсларында катнаша, анда подписка рәсмиләштергән һәр әбүнәче өч конкурс призлары уйнатуда катнашырга хокуклы:- «Языл да от» гомумреспублика конкурсы – моның өчен "Республика басмалары" бүлеге https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ исемлегеннән ике төрле басмага язылырга кирәк. Призлар - суыткыч, телевизор, электр самокаты, ноутбук, кар чистарту машинасы, «Салават Юлаев» ХК уенчылары автографлары булган уен-джерси, «Уфа» футбол клубы уенчылары автографлары булган футболка. Призлар 27 гыйнварда БСТ эфирында абунәчеләр арасында уйнатыла.- локаль республика конкурсы - моның өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/. исемлегеннән ким дигәндә бер республика журналына яки гәзитенә язылуны рәсмиләштерергә кирәк. Бу очракта һәр редакция үз бүләген бирә. Нинди призлар уйнатылганын һәр басманың редакциясендә яки сайтында аныкларга мөмкин.Әлеге ике акциядә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча квитанция җибәрергә кирәк: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13. "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты, каб. 212 «Языл һәм от" дигән тамга белән.- урындагы редакция конкурсы - моның өчен район яки шәһәр гәзитенә язылырга кирәк. Нинди призлар уйнатылганын һәр басманың редакциясендә яки сайтында аныкларга мөмкин.Катнашу өчен подписка кимендә 6 айга яки тоташ 2021 елга булырга тиеш.Гәзит-журналларга язылу 20 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/575210.
Читайте нас: