Тиражлар, бигрәк тә милли матбугатның саны кими. Яшьләр гәзит-журнал белән кызыксынмый, алар күбрәге телевизор карый, телефонда яисә компьютер артында утыра. Интернет та боза яшьләрне, акча түгеп, басмага языласы, мәшәкатьләнеп аны укыйсы юк. Диванга кырын ятып кына йөзләгән каналны карарга була. Ә ул интернетка керсә, тиз генә чыгармын димә. Гәзиткә язылучылар арасында “Кем туган, кем үлгәнне шуннан гына укып беләбез” диючеләр, “Гәзитне вакытында китермиләр” яисә “Гәзит югала” – дип зарланучылар да бар. Шулай булуга карамастан, матбугат басмалары яшәргә тырыша. Авылларда аны, нигездә, өлкән яшьтәгеләр алдыра. Матбугатка язылу декадасы чикләрендә, гәзит-журналларга язылу барышының ничек баруын белү өчен без Шәйморатов авылына юлга чыктык. Биредә безне почта бүлекчәсе начальнигы Мөхәммәдҗанова Рәмилә Наил кызы, хат ташучылар Хәйретдинова Әлфия Рәшит кызы һәм Кәримова Эльвира Мансаф кызы елмаеп каршы алдылар.
- Без елның-елы планыбызны үтәп киләбез. Үткән матбугат кампаниясе чорында район буенча беренче урынга лаек булдык һәм Диплом белән бүләкләндек. Авылыбызда татарлар яшәгәнгә күрә, күбесе “Үзән” гәзитен алдыра. “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитен укучылар да бар. Ничек кенә булмасын, район хәбәрләрен белмичә яшәп булмый. Бәяләр артуга карамастан, авылдашлар, нигездә, өлкән буын вәкилләре һәм укытучылар гәзит-журналларга теләп язылалар, - дип сүз башлады почта бүлекчәсе начальнигы Рәмилә Наил кызы.
Барлык түләүләрне дә интернет аша башкарырга өйрәнеп беткән алар. Шул вакыт эчендә биредә байтак кеше җыелып китте. Берәүләре ташламалардан файдаланып калырга, очсызрак хакка яраткан басмаларына язылырга килсә, икенчеләре кулларына теге яки бу түләүләр өчен квитанцияләр тотканнар. Почта бүлекчәсе хезмәткәрләре клиентларның һәрберсенә ачык йөз һәм ягымлы итеп эндәшәләр. Авылдашларының аларга рәхмәт әйтеп китүләре хезмәтләреннән канәгать булуы турында сөйли дә инде.
- Өлкән яшьтәге әбиләр медпункта кан басымнарын үлчәтергә килгәндә дә, почта бүлекчәсенә керми китмиләр. Әйбер алырга гына түгел, аралашу җитми аларга. Керәләр, рәхәтләнеп сөйләшәбез, аралашабыз, - ди алар.
Мөхәммәтҗанова Рәмилә Наил кызының почта бүлекчәсендә эшләвенә 10 ел, ә гомум эш стажы 35 ел булып киткән. Ул шул авылда туып-үскән. Мәктәптән соң, Башкорт авыл хуҗалыгы институтында икътисад факультетын тәмамлаган. Тәүдә “Шәйморатов” колхозында бухгалтер да, ашлык келәтендә дә, фермада да эшләгән. Авылдашы – Халит Фәрит улы белән тату гаилә корганнар. Зарема һәм Руфина исемле ике сылу кыз үстергәннәр. Руфина кияүдә, кызлары бар. Декрет ялында булуына карамастан, коронавирус пандемиясе башлангач, Уфадагы 18нче госпитальгә шәфкать туташы булып эшкә чыккан. Зур кызлары Зарема Архангель район эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә эшли, өлкән лейтенант исеменә ия.
- Эшебез җиңел тоелса да, ул зур җаваплылык сорый. Коллективыбыз бердәм. Хат ташучылар Әлфия Хәйретдинова һәм Эльвира Кәримова белән иңне-иңгә куеп, киңәшләшеп эшлибез. Әлфия Рәшит кызы моңа кадәр склад мөдире булып эшли иде. Инде хат ташучы булып эшләвенә дә 8 ел булып китте. Эльвира Мансаф кызы тәрбиячегә укыган. Моңа кадәр балалар бакчасы мөдире иде. Балалар бакчасы ябылгач, почта бүлекчәсенә эшкә күчте. Варшавка авылына гәзит-журналларны Светлана Кадыйрова ташый. Ул 30 ел хат ташучы булып эшләп, 2017 елда хаклы ялга туктаган иде. Бу урынга кеше тапмагач, яңадан чакыртып алырга туры килде. Аларның барсы да эшләрен биш бармагыдай белә, дип һич икеләнми әйтә алам. Кешегә хөрмәт белән карасаң, үзеңә дә шундый ук мөнәсәбәт тоясың. Шуңа безнең һәркайсыбыз эшебезне яратып башкара, тырышып эшли, - ди Рәмилә Мөхәммәдҗанова.
Әйе, почта бүлекчәсенең төп хезмәте – кешегә вакытлы матбугат тарату. Бу гомер-гомергә шулай булган. Һава торышы нинди булуга карамастан, иңнәренә зур сумка асып, авыл урамнарын көненә ничә тапкыр урыйлардыр. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, һич зарланмый үзләре. “Без бит кешеләрне дөнья хәлләре белән таныштырабыз”, дип елмая алар. Алай гына да түгел, заказлы хатлар, посылкалар, бандерольләр дә тараталар.
Бүген почта кибет ролен дә башкара, нәрсә генә сатылмый анда, товар бәясендә аз гына аерма булса да, халык арзанрагын сайлый. Шуңа да, өлкән буын, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләр хат ташучыларны зарыгып көтеп ала.
- Халык гәзит укымый димәсеннәр, көтеп алалар аны. Район хәбәрләре, үрнәк алырлык гаиләләр, хезмәт алдынгылары турындагы мәкаләләрне бик яратып укыйлар. Картларга кибеткә барып йөрүе кыенрак. Шуңа аларга гәзит тә, кирәкле товарларны да алып барабыз. Кайчакта шул әйберне алып кил, дип, әйтеп тә җибәрәләр. Нишлисең, тормыш шулай корылган. Почта кызы гәзит китерә, дип түгел, тәмле чәй дә китерә, дип көтеп алалар безне, - ди Әлфия Рәшит кызы һәм Эльвира Мансаф кызы.
Вакытлы басмага язылу чорында почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең тырышлыгы бәһалап беткесез. Һәр кешенең йортына барып, аны кызыксындыручы, гәзит-журналларга язылырга өндәү дә җиңел эш түгел хәзерге заманда. Хезмәтләреннән тәм һәм ямь табып эшләгән бу кешеләр олы хөрмәткә лаек.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/603281.