Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
25 декабрь 2020, 11:58

Бүләкләр ияләрен тапты

Мәктәпара уку комбинатында автосөючеләр арасында “Бәхетле авто” дип исемләнгән акция үткәрелде.

Гәзит укучылар хәтерлә­венчә, элек бу конкурс гә­зиткә язылып, квитанцияне үзләре белән алып ки­лү­че­ләр арасында гына үткәрелә иде. Кыскасы, анда үзенең дә катнашуың мөһим иде.
Агымдагы елда имин булмаган эпидемиологик хәлгә бәйле, ул онлайн-формат­та үткәрелде һәм җиңүче­ләрне лототрон билгеләде.
Уенда катнашу өчен “Үзән”, Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзит­ләренең берсенә язылырга һәм квитанциянең күчер­мәсен редакциягә китерергә яки хат аша салырга кирәк иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу конкурс берничә ел рәттән үткәрелә. Тәү­геләрендә анда катнашучылар аз булса, елдан-ел анда катнашып, бүләк отарга теләүчеләрнең саны артканнан-арта бара.
Бу юлы 100дән артык гә­зит укучыдан квитанция кү­чермәләре килде. Конкурста уйнатылган автомобилист­лар өчен җыелма, ком­­­прес­сорлар, зарядкалау ко­рыл­масы, ОСАГО 24/7 аша стра­ховкалаганда 500, 800 һәм 1000 сумлык сертификатлар, контейнер, са­лон­­­ны чистарткыч кебек бү­ләкләр Мәктәпара уку ко­м­бинаты директоры Хә­сән Ибраков, Күпфунк­ция­ле ст­ра­ховкалау үзәге җи­­тәкчесе Айрат Гыйрфатов һәм район гәзите редакциясе тарафыннан әзер­ләнде.
Шулай, бу юлы уңыш Кыр­мыскалы авылыннан А.Мәсәгутова, Р.Рәхмә­тул­лина, А.Габитова, О.Җиһан­ши­на, И.Биктимерова, Ю.Лукст, А.Әсәдуллина, Ф.Су­ликаева, Р.Колбахтинага, Константиновкадан Л.Бик­тимерова һәм Н.Бәһа­ветдиновага, Камышлыдан А.Волковка, Үтәгәннән Г.Хә­­­сәновага, Сәвәләйдән Р.Сәйфетдиновка, Карлыманнан З.Кулгунинага, Яңа Кыешкыдан Р.Гариповага, Бозаяздан А.Сөләймановка, Бекеттан О.Г.Екимовка һәм Подлубтан И.Абдиевка елмайды.
Бу юлы бүләк отмаганнар, борчылмасын, килә­чәк­­тә сезне яңадан-яңа кон­­курслар көтә. Сезгә анда катнашу өчен район гә­зи­тенә язылып, квитан­циянең күчермәсен редак­циянең электрон почтасына җи­бә­рергә генә кирәк: [email protected].
Светлана Карпова.
Читайте нас: