Үзән
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Матбугат
1 гыйнвар 2021, 02:00

“Үзән”сез дөнья күңелсез

Гәзит укучыларыбыз арасында төрле бүләкләр уйнату күркәм йолага әвереде. Бәләкәй генә уңыш елмайса да, күңелләр күтәрелеп китә бит, шулай булгач нигә уен оештырып, укучыларыбызга яхшы кәеф бүләк итмәскә?!
Өстәвенә, аларның күпләре район гәзитенең күптәнге тугры дуслары. Мәсәлән, Сахай авылыннан Мәдинә Латыйпованың район гәзите белән дуслыгына 60 елдан артык. Ул аның белән “Колхоз юлы” дип аталган дәвердән таныш. Әти-әнисенең яраткан басмасын кыз хәреф таный башлагач та укый башлый һәм бүгенге көнгәчә аннан бер дә аерылганы юк.
Дүрт дистә елга якын мәктәптә эшләгән чорда да район гәзите аның иң якын ярдәмчесе, ышанычлы дусты һәм киңәшчесе була. Сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары да аннан башка үтми. Мәдинә Вахит кызының үзенең мәкаләләре гәзит битләрендә даими басылып тора. Тормыш иптәше Мидхәт Хан улы да байтак еллар дәвамында район гәзите белән хезмәттәшлек итте.
- Гаиләбез район гәзите белән һәрвакыт тыгыш бәйләнештә булды, - ди Мәдинә апа зур горурлык хисе белән. Шуңа да узган яртыеллыкта оештырылган конкурста безнең бүләккә ия булгач, тагын да ныграк сөенде. Аның бу шатлыгын уртаклашырга күршесе В.К.Абзанова да керде. Әйткәндәй, узган елда Вахиза Корбан кызына “Бәхетле авто” конкурсында уңыш елмайган иде. Бар гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган хезмәт ветераны елның-елы район гәзитенә язылмый калмый.
- “Үзән”сез тормыш күңелсез кебек. Гәзит килүен түземсезләнеп көтеп алабыз һәм башыннан азагына кадәр укып чыгабыз. Бигрәк тә урындагы авторларның хәбәрләре, юмористик хикәяләре һәм кеше язмышлары турындагы эчтәлекле язмалары ошый, - ди ветераннар.

Читайте нас