Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
14 гыйнвар 2021, 16:45

“Мишари Башкортостана” дигән белешмә чыкты

Башкортстан Фәннәр академиясе “Мишари Башкортостана” дигән белешмә чыгарды. Белешмә - мишәрләрнең тарихы һәм урнашуы, тел үзенчәлекләре һәм күренекле вәкилләре турында мәгълүматлар җыентыгы. Башкортстан татарларының шактый өлеше мишәр тамырларына ия.

Башкортостан Фәннәр академиясе вице-президенты Айтуган Акманов мишәрләрнең Русия тарихына, аерым алганда, Башкортстан тарихына зур йогынты ясавын ассызыклады:

- Мишәрләр хәзерге Башкортстан территориясендә документлар белән XVIII гасырда теркәлгән, ул вакытта алар хәрби-йомышлы сословие сыйфатында берничә башкорт волосте территориясендә урнашкан. Әлбәттә, мишәр авыллары элек тә булган, әмма документаль чыганаклар барыбер XVIII гасыр белән күбрәк бәйле, - ди Айтуган Акманов.

Академик билгеләп үткәнчә, ул вакытта мишәрләр халык төркемен тәшкил иткән, алар күбесенчә хәрби хезмәтне башкарган, ә безнең дәүләтнең чикләре киңәйгән саен мишәрләр халыкның гражданлык категориясенә әверелә бара. 60 елга якын - XVIII гасыр ахырыннан 1861 елга кадәр мишәрләр һәм башкортлар башкорт-мишәр гаскәре составында була.
- Безнең төбәктәге халыкларның бердәмлеге нәкъ менә шул вакытта нигезләнгән иде. Безнең уртак хәрби тарих - башкорт һәм мишәрләрнең илебез чикләрен саклауга юнәлтелүенең иң якты үрнәге, - дип ассызыклады Айтуган Акманов.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Илгиз Солтанморатов Балтач районында Халыклар дуслыгы йорты составында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге төзү турында сөйләде.

Фото: bashinform.ru
Автор: Фануз Хабибуллин.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/632815.
Читайте нас: