Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
15 гыйнвар 2021, 17:15

“Үзән” белән – тормыш үзәненнән

Без, журналистлар, һөнәри бәйрәмнәрен елына ике мәртәбә билгеләүче иң үзенчәлекле һөнәр ияләредер: җәйнең ямьле июнь аенда Башкортстан журналистлары көнен бәйрәм итсәк, гыйнвар аеның 13ендә, җәмгыятьтә үзебезнең иң актив катлам вәкилләреннән булуыбызны истә тотып, Русия матбугаты көнен билгелибез.

Хәбәрче, репортер, гәзитче - гади халык безне үз итеп, ничек кенә атаса да, без журналистлар булып калабыз! Ничек кенә димәсеннәр, бүген дә матбугат власть белән халык арасында күпер ролен үти. Шул күпер ныклы икән, ике арадагы бәйләнеш тә җанлы була. Быел да без матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләребезне тәбрикләдек, үзебез дә котлаулар кабул иттек, республика тормышында бик тә кирәкле хезмәт башкаруыбызны тагын да тапкыр тирәнтен тойдык.
Бер-береңне якыннан белгән, бер үк эш башкарган хезмәттәшләрне котлаудан, хәл-әхвәл белешүдән дә күңеллерәге юктыр! Моннан берничә көн элек, Русия журналистлары көне алдыннан дуслык, хөрмәт итү кебек төшенчәләрнең кадерен белүче якын дусларыбыз – Кырмыскалы район гәзитендә эшләүче хезмәттәшләребезнең хәл-әхвәлләрен белеп кайттык. Күңелләрдә җылы тәэссоратлар калдырган, ел дәвамында сагынып сөйләрлек бик матур очрашу булды ул.
Район халкына хас булганча, гәзитне 2017 елдан алып җитәкләүче баш мөхәррир Ринат Рамил улы Шәйбәков һәм биредә эшләүче кызлар-егетләр безне һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алдылар.
“Өмет”не алдыручы дусларыбыз беләдер: биредә район сулышын, республика тормышын татар телендә чыгучы “Үзән”, башкорт телендә дөнья күрүче “Даирә” һәм русча “Кармаскалинская новь” гәзитләре яктырта. 1930 елның мартында “Кырмыскалы колхозчысы” исеме белән чыга башлаган район гәзите шул чорда гарәп хәрефләре белән атнасына өч тапкыр дүрт битлек булып нәшер ителә. 1945 елдан алып районда үзаллы ике басма – рус телендә “Колхозник” һәм татар телендә “”Колхоз юлы” гәзитләре дөнья күргән. Тагын да биш елдан алар берләшә һәм “Хезмәт даны” исеме белән тарала башлый. 2006 елда – биш дистә елдан соң – район гәзитенең элекке исеме тарихта кала һәм шул вакыттан алып ул өч телдә чыгып – татарча “Үзән”, башкортча “Даирә” һәм русча “Кармаскалинская новь” булып атала башлый.
Яшенә, картына якын, үз битләрендә район сулышын яктыртучы гәзит бүген дә традицияләрен саклап эшли. Ә алар изгеләрдән изге – халыкка хезмәт итү, гади хезмәт кешесенең уңышларын, тормыш-көнкүрешен яктырту, вакыт белән бергә атлау. 90 еллык тарихы булган “районка”ның коллективы да искиткеч тырыш, дус-тату. Һәрберсе – үз эшенең остасы! Бу баруыбызда моңа тагын бер инандык.
...Журналист һөнәре бик тә үзенчәлекле, дидек. Ни өчен, диярсез. Сәбәбе гади – бу һөнәрне үз итеп, яратып өлгергән, аны, кем әйтмешли, җанын-тәнен биреп башкарган кеше гомеренең ахырынача журналистикадан читләшә алмый, шушы эшенә тугры булып кала. Без кунакта булган “Үзән”, “Даирә” журналистлары да – редакциядә озак еллар эшләүчеләр. Мәсәлән, “Үзән”дә дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Эльвира Ямалетдинова – 14, верстка буенча инженер Гөлчәчәк Әсәдуллина – 17, тәрҗемәче Венера Гафарова биредә 20 елдан күбрәк эшли.
- Безнең үзебезнең аудиториябез бар, - ди Эльвира Ямалетдинова. - 40 яшьтән узган, татар телендә гәзит-журналлар укыган хөрмәтле райондашлар – безнең укучылар шулар. Алар гәзитне, кем әйтмешли, кулга тотып, исен тоеп укып өйрәнгәннәр. Бүген дә тормышларын гәзитләрсез күз алдына да китермиләр. Эшебез аралашулар белән бәйле. Атна эчендә дә, декадалар вакытында да Венера Маһиян кызы белән авылларга чыгып китәбез, почтальоннарны да ияртәбез. Шундый вакытларда аңлыйбыз инде - вакытлы матбугаттан аерылмаган кеше гомеренең ахырынача гәзит-журналлар укыячак. Район гәзитен материаллары белән баетып торган актив штаттан тыш хәбәрчеләребез булуы – зур шатлык. Алар – безнең зур ярдәмчеләребез. Сахай авылыннан Таһир Вилданов – шундыйларның берсе. Быел Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан аның китабы да чыкты. Мидхәт абый Рәҗәпов – элекке баш мөхәрриребез. Очерклары, повестьлары һәрдаим дөнья күреп тора. Бозаяздан Эльвира Байбулатова актив языша. Спорт темасы - Руслан Хәйретдиновныкы. Авыл хуҗалыгы темасы буенча Руслан Зиннәтуллин материаллары белән ярдәмгә килә. Илтуганнан - Фәнүзә Йосыпова, Риф Йөзлекбаев, ветераннар советы рәисе Әфкать абый Нигъмәтуллинга актив булганнары өчен нык рәхмәтлебез. Сарт-Нәүрүздан Руслан Котлыяров хәзрәт тә безнең белән хезмәттәшлек итеп, авыл тормышына, дингә кагылышлы материалларын җибәреп кенә тора.
“Үзән” журналистларының һәрберсенең редакциягә эшкә килү тарихы үзенчә. Кемдер дистә елга якын мәктәптә балалар укыткан да, аннары үзен матбугатта сынап карарга булган. Кемдер бирегә телевидениедән юлланган. Ә кемдер - балалар бакчасыннан. Соңгысы “Үзән”дә 20 еллап тәрҗәмәче булып эшләүче искиткеч тырыш Венера Гафаровага кагыла. Үзенең эшкә килү тарихы белән уртаклашып, болай дип сөйләде:
- Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән вакытта район гәзите битләрендә “тәрҗемәче кирәк” дигән белдерү күреп калдым. Нишләптер шул эштә эшләп карыйсым килде. Ул вакытта район гәзите баш мөхәррире булып эшләгән Мидхәт Гәндәлип улы Рәҗәповка мөрәҗәгать иткәч, ул миңа тәрҗемә буенча материаллар бирә башлады. Кичтән биргән материалларны төн эчендә утырып эшли идем дә, иртән илтеп тапшыра идем. Баш мөхәррир эшемне охшатты. Шулай эшкә кереп киттем. Редакциядә тәрҗемәче булып эшләвемә һич кенә дә үкенмим. Коллектив бердәм, тату, дус. Эшемне яратып, күңел биреп башкарам. Пенсиягә чыгу вакытым җитсә дә, яраткан эшемнән аерылырга теләмим. Тәрҗемә белән генә дә утырмыйм. Мәкаләләр язам, командировкаларга да чыгам.
Бу көнне без “Даирә” кызларының да хәлләрен белеп чыктык. Биредә эшләүче Эльнара Шәймарданова, Фәния Сәлимгәрәева, Гөлчәчәк Алачыва, Фирүзә Рәхмәтуллина һәм Роза Таҗетдинова – һәрберсе дистә елдан артыграк шушы эштә, бар тырышлыкларын салып, эшләүче уңган хезмәткәрләр. Кызлар безне үзләренең эш урыннары белән таныштырды. Барыбыз да бер тармакта – матбугатта эшләгәч, сөйләшер, киңәшләшер сүзләр, уртаклашыр планнар байтак булып чыктык. Русия матбугаты көне алдыннан шушы очрашуыбызның күркәм истәлеге булып калсын дип, бергәләшеп фотосурәткә төштек.
Хезмәттәшләребезнең һәрберсенә иҗади уңышлар, имин көннәр, актив укучылар теләп хушлаштык. Бәрәкәтле, кызыклы, мавыктыргыч эшегездә матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын, каләмдәшләр!
Таһир Вилданов, Сахай авылы мәдәният йорты директоры:
- “Үзән” – районыбыз тормышы белән бергә атлаучы иң актив гәзитләрнең берсе. Һәр ел саен язылабыз, көтеп алып укыйбыз. “Үзән”ебез – аралашу, дөньяны танып белү, соңгы яңалыклар белән танышу чарасы. Редакция хезмәткәрләре район тормышын, шунда тырыш хезмәт салып эшләүче уңганнарны, өлкәннәрне, төрле вакыйгаларны яктыртып кына торалар. Чөнки бездә тырыш, булдыклы халык яши. Үзем 1977 елдан бирле район гәзите белән хезмәттәшлек итәм. Беренче мәкаләм тугызынчы сыйныфта укыганда дөнья күрде. Шул вакыттан алып гомер сукмагыннан районыбызның “Үзән” гәзите белән кулга-кул тотынышып атлыйбыз. Тик шунысы борчый: өлкән буын вәкилләре арабыздан китеп бара, яшьләр читтә эшли. Киләчәктә гәзит-журналларны алдырып укучылар булыр микән? Мине басма матбугатның киләчәк язмышы борчый. Шәхсән үземә гәзитне почта тартмасыннан алып уку – иң күңеллесе! “Үзән” дә, “Өмет” тә – гаиләбездә көтеп алынган кадерле кунаклары.

Автор: Таҗиева Руфина.

Читайте нас: