Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
27 гыйнвар 2021, 17:30

Иң зур “стаж”лы язылучы

Иске Шәрәй авылында “Үзән” гәзитен 25ләп гаилә алдыра. Шуларның иң зур “стаж”лылары Чурагуловлар.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Мөхәммәт Чурагулов, олы яшьтә булып, бүген үзе укый алмаса да, андагы хәбәрләр белән аны тормыш иптәше Флюра апа һәм кызы Мәдинә таныштырып тора. Бу гаиләдә район басмасыннан беркайчан да аерылганнары юк. Шуңа еш кына бүләк отуларына да хәзер күнегеп беттек. Узган елда да Чурагуловларга бүләкне өйләренә китереп биргән идем. Шунда тормышлары, район басмасына кайчан языла башлаулары турында иркенләп сөйләшкән идек. Флюра апа белән Мөхәммәт абый 1953 елда өйләнешеп, менә инде 70 елга якын Иске Шәрәй авылына ямь биреп, башкаларга үрнәк булып, бүген кызлары Мәдинә һәм кияүләре Марат тәрбиясендә яшиләр. Сугыштан әйләнеп кайткач, Мөхәммәт Арслан улының барлык гомере урындагы колхоз белән бәйле була. Милициягә эшкә керергә йөресә дә, авыл хуҗалыгын күтәрергә, дигән боерык чыгып, авылда торып кала һәм 40 ел комбайнда эшли, 70 яшендә генә хаклы ялга туктый. 43 ел буе авыл Советы депутаты булып тора. Флюра апаның да гомере чөгендер басуларында үтә, ул вакытларда барлык эш тә кул көче белән башкарыла.
- Эш күп булса да, гәзит-журналларга колхоздан күпләп яздыралар иде. Ә район басмасын алдырмый калган булмады. Менә хәзер күзләр күрмәсә дә, элекке гадәт буенча һаман да язылабыз, - ди Флюра апа.
Тугры дусларыбызга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек кенә телисе килә. Ә район басмасына язылу - аларның гаиләсендә күптәнге күркәм йола.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: