- Без район басмасыннан башка, республикада нәшер ителгән гәзит-журналлар да алдырабыз һәм бер хәрефен төшереп калдырмый укып барабыз. Шунысын да әйтәсе килә: безнең гаиләдә почта тартмасыннан гәзитне кем алып керә, тәүдә шул укый. Ул яклап Рәис абыегыз бик җитез, - дип елмая Рәзилә апа, чираттагы бүләк өчен рәхмәт сүзләре яудырып.