Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
27 гыйнвар 2021, 18:30

Район сулышын тоеп...

Иске Акташ авылыннан Наилә Фәхретдинованың тормышында да район басмасы әһәмиятле урын били.

Безнең белән хезмәттәшлек итүдән тыш, квитанциясен җибәреп, бүләк тә отты. Әйткәндәй, узган ел йомгаклары буенча, актив хезмәттәшлеге өчен дә билгеләнеп үтте. Клуб мөдире буларак, авылда чаралар үткәреп кенә калмый, аларны район басмасында яктыртуга да зур өстенлек бирә.
- Безнең авылда актив һәм бердәм халык яши. Барлык эшләрне бергәләп башкарабыз, бәйрәмнәрне дә күңелле итеп, оешканлы үткәрәбез. Әлбәттә, шулар турында райондашларыбызга да ишеттерәсе килә. Кызганычка каршы, авылда почтальон булмау сәбәпле, хәзерге вакытта гәзит-журналларны алдырудан күпләр мәрхүм. Киләчәктә бу мәсьәлә уңай хәл ителер, дип ышанасы килә. Чөнки “Үзән” белән район, республика сулышын тоеп яшисең.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: