Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
27 гыйнвар 2021, 17:15

“Үзән”сез дөнья сансыз

Русия матбугаты көне уңаеннан узган елга йомгак ясап, район гәзитләренә язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен безгә юллаучы тугры дусларыбыз арасында бүләкләр уйнаткан идек. Шунысы куанычлы, уңыш елмайганнарның барысы да татар телендәге район басмасын дистә еллар дәвамында алдырып, бер хәрефен дә калдырмый яратып укучылар.

Яңа Кыешкы авылыннан Билал Әбделманов ике ел рәттән квитанциясен җибәреп, редакция тарафыннан әзерләнгән бүләкә ия була. Менә бу юлы дә Билал абый елмаеп-көлеп килеп керде.
Билал Сәйгафар улы гомере буе урындагы “Урал” колхозында водитель булып эшләгән – бу һөнәргә 41 ел гомерен багышлаган. Район гәзитен дә ул хезмәт юлын башлаган мәлдән алдыра. Димәк, безнең дуслык та дистә еллар белән исәпләнә.
- Район гәзитеннән башка яшәгән юк. Менә хәзер бүләк алырга да өйрәнеп киттем, - ди Билал абый шаяртып.
Чынлап та, бүләк әллә ни зур булмаса да, редакциягә килеп, гәзитебез турында, тормыш-көнкүреш хәлләре турында сөйләшергә менә дигән мөмкинлек бүләк итте ул.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: