Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
1 февраль 2021, 18:10

Гәзит белән дуслык балачактан

2021 елның тәүге ярты еллыгына язылучылар арасында үткәрелгән уенда бүләкләр отучылар арасында Илтуган авылыннан Альфира Әхтәмова да бар. Үзенең бүләк отуын ишетү белән елмаеп редакциягә килеп тә керде.

- Район гәзитенә бер дә язылмыйча калганыбыз юк, элек әти-әнием дә елның-елы алдыра иде. Кыскасы, мәктәптә укыган вакыттан аны укыйм. Әле дә хат ташучының почта тартмасына гәзит куеп киткәнен түземсезләнеп көтеп торам. Тизрәк алып кереп, башыннан азагына кадәр укырга утырам. Райондагы яңалыкларны аның аша укып беләбез. Туган төбәгебезнең тарихы, авыл уңганнары, хөрмәткә лаек гаиләләр, райондагы авылларның үсеше турындагы язмалар да кызыклы. Әле яңарак кына район гәзитенең 90 еллык юбилеена багышлап язылган мәкаләдә редакциядә элек һәм әле эшләгәннәр турында зур кызыксыну белән укып чыктым. Авыл җирендә яшәгәч, мал сатучылар һәм алучылар турындагы белдерүләр дә бик кирәк. Горурланып телгә алырлык сәләтле балаларны турында да беләсе килә.
Моңа кадәр квитанциянең күчермәсен гел җибәреп торсам да, бүләк чыкканы юк иде. Бу юлы миңа да бәхет елмайды. Барыгызга да рәхмәт, - ди Альфира Вильям кызы.
Венера Бакиева.
Автор фотосы.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/658241.
Читайте нас: