Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
13 февраль 2021, 23:05

Районыбызның тагын өч каләм остасы Журналистлар берлегенә кабул ителде

Узган җомга көнне Кырмыскалы мәгълүмат үзәгендә тантаналы чара үтте: тагын да өч якташыбыз – район басмасының штаттан тыш хәбәрчеләре - Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләренә кабул ителде. Таныклыкларны Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков үзе тапшырды.

Кырмыскалының башлангыч журналистлар оешмасы – республикада иң күпсанлыларның берсе. Районда нәшер ителүче “Кармаскалинская новь», “Үзән”, “Даирә” гәзитләре редакциясе хезмәткәрләре генә түгел, басмалар белән актив хезмәттәшлек итүчеләр дә Журналистлар берлеге сафын елдан-ел тулыландырып тора. Бүген бу башлангыч оешмага тагын да берсеннән-берсе талантлы өч кеше өстәлеп, Кырмыскалыда мондый таныклыкка ия булучылар саны 29га җитте.
Бүген кулларына яңа таныклык алучыларның төп эшчәнлеге журналистика белән бәйле булмаса да, алар дистә еллар дәвамында район басмасы белән актив хезмәттәшлек итә. Шуларның берсе – 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, "Башкортстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булган һәм хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә эшләп йөрүче Гүзәлия Гыйззәтуллина. Аның эчтәлекле мәкаләләре, тормышчан хикәяләре, хискә бай шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый.
Зәки Бикбаев – “Яшь армияче” җәмәгать хәрәкәтенең район штабы начальнигы, М. Шәйморатов исемендәге хәрби-патриотик клуб җитәкчесе, укытучы. Шуңа да Зәки Әхмәт улының мәкаләләре, башлыча, патриотик темага багышланган.
Елена Сәгадиева – Прибельский авылындагы Балалар һәм үсмерләр техник иҗат үзәге директоры. Соңгы елларда ул үзе эшләгән үзәкнең генә түгел, авыл биләмәсенең тормыш-көнкүрешен дә яктыртып килә.
Вәдүт Гайфулла улы, берлек сафына алынучыларны ихлас котлап, киләчәктә дә актив эшчәнлек итүләрен теләде һәм райондагы гына түгел, республикадагы матбугат басмалары белән дә хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Шулай ук Вәдүт Исхаков очрашу барышында берлекнең эше һәм киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.
Автор: Эльвира Ямалетдинова.
фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: