- Бүләк отармын дип һич уйламаган идем. Киленем әйткәч тә, ышанмыйча: “Әкият сөйләмә әле” – дидем. Суыткычны китереп, йортыма керткәч кенә, ниһаять, ышандым. Шундый зур бүләк өчен чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Гәзитләргә язылу квитанцияләрен электрон почта аша җибәргәннәре өчен балаларыма да рәхмәтлемен.
Район гәзитеннән беркайчан да өзелгән булмады. Нәнәем, аннары әниемнең аны яратып укуларын яхшы хәтерлим. Кияүгә чыккач, аны үземнең йортыма да яздыра башладым. Шунан бирле аерылганыбыз юк. Ирем республика басмаларын укырга яратса, мин район гәзитеннән башка тора алмыйм. Андагы мәкаләләрне укып, безнең колхозда күпме, башка фермаларда сыерлар күпме сөт бирүе турындагы мәгълүматларны кызыксынып карап бара идем. Башкалардан артта каласы килми бит инде. Ул елларда хәтта Башкортстан делегациясе белән бергә Мәскәүгә ВЛКСМның 50 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән чарага да бару бәхете тиде миңа. Анда алган тәэссоратлар үз гомеремә җитте. Хәзер интернет бар, барлык яңалыкларны социаль челтәр аша белергә була, ләкин диванга җайлап утырып, кулыңа гәзит алып укуы үзе бер кинәнәч бирә. Район гәзите битләрендә якташларымның шигырьләрен аеруча яратып укыйм, - ди ул, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Газимә Габделһадый кызы 1947 елда Сахай авылында туган. Мәктәптән соң колхозда сыер сауган, соңыннан сөт-консерва комбинатында эшләгән. Ире белән бергә ике ул һәм ике кыз үстергәннәр. Хәзер ветеран тугыз онык-оныкасының кадер-хурмәтенә төренеп, уңышларына сөенеп яши. Кызганычка каршы, тормыш иптәше генә яңарак фани дөньядан китеп барган. Ләкин хезмәт ветераны тормыш сынауларына бирешми, һәр туган көнгә шатланып, күркәм йортында гомер кичерә. Менә шундый шатлыклы вакыйгалар да аның тормышын бизәп, нур өстәп тора.