Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
13 апрель 2021, 09:46

Гәзиткә дә язылдылар, бүләкләр дә алдылар

6 апрельдә - Кырмыскалы һәм Кабак авылларында, 7 апрельдә - Прибельский, Бекет һәм Константиновка авылларында “Татлы матбугат” акциясе үткәрелде. Декада чикләрендә, теләкләре булганнар “Үзән”, “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитләренә ташламалы хаклар буенча язылып, редакциядән татлы бүләкләр дә алдылар.

Татьяна Әбделманова Бекет авылында хат ташучы булып эшли. Ул алдан ук авыл халкына бу чорда ташламалы хак белән язылырга мөмкин булуы турында хәбәр иткән. Күпләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышты. Шулай, урындагы мәктәп коллективы барсы да район гәзитенә язылды һәм тәмле бүләкләргә дә ия булды.
Кырмыскалы авылында яшәүче Алсу Нуриева “Татлы матбугат” акциясе турында ишетеп, почта бүлекчәсенә килгән.
- Район гәзитен яратып укыйм, барлык яңалыкларны аннан беләм. Анда һәрвакыт тормышта кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин, - дип белдерде Алсу.
Хөрмәтле, дуслар!декада 15 апрелҗгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда яраткан басмаларыгызга ташламалы хаклар белән язылып калырга ашыгыгыз!
Читайте нас: