Үзән
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Матбугат
24 июль 2025, 15:57

Бергә булыйк, кадерле дуслар!

Альфрид Бакыев, Актүбә авылы: - Гәзиткә һәрвакыт язылып торабыз. Районда булган яңалыклар турында, төрле һөнәр ияләре турындагы мәкаләләрне, файдалы киңәшләр, белдерүләр, тату гаиләләр турында яратып укыйбыз, - ди Альфрид Гаяз улы.

Бергә булыйк, кадерле дуслар!
Бергә булыйк, кадерле дуслар!

Тормыш иптәше Минзадә ханым белән Уфа шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. 10 ел элек Актүбә авылына кайталар. 30 ел Альфрид Гаяз улы төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләгән, Уфа шәһәрендәге барлык мәктәп, кунакханәләр, балалар бакчалары, биек йортлар һәм башка бик күп биналарны төзүдә катнашкан. Минзадә ханым төзелештә ташчы, тимер юлы хезмәткәре булып, шулай ук почтада да хезмәт салган. Бүген алар хаклы ялда, матур итеп дөнья көтәләр, бакчада яшелчә-җимешләр үстерәләр.
Бакыевлар сүзләренә караганда, алар “Үзән” гәзите белән аерылганнары да юк, даими алдырып, яратып укыйлар. Без, гәзит укучыларыбызга безнең белән калулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм гәзитне тагын да укучылар өчен кызыклырак чыгаруга тырышлык салачакбыз.
Гәзиткә язылып, бүләк отарга уйласагыз, квитанцияләрегезне җибәрергә онытмагыз, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк, бергә калыйк, кадерле дуслар!

Бергә булыйк, кадерле дуслар!
Бергә булыйк, кадерле дуслар!
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас