Район гәзитен әни белән әти гомер буе яздырып алдылар. Әтием Фәрит Хәләфетдин улы 43 ел тракторчы булып эшләде, колхозга өр-яңа Т-15 0 тракторы кайткач, аңа бирәләр һәм ул хаклы ялга чыкканчы шушы тракторда эшләде. Әнием гомере буе колхозда чөгендерче булып, пенсиягә чыкты. Кызганыч ка каршы, әтием безнең арабыздан иртә китте. Алар 5 кызга гомер биреп, тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлназ, Гүзәл, Фәридә, Фәрисә, Фәнзилә. Барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, балалар үстерәбез.
Барлыгы 11 онык-оныкалары бар. Иң зурына 18, ә иң бәләкәенә 2 яшь. Район гәзите хезмәткәрләренә бүләк өчен рәхмәт белдерәбез, “Үзән” гәзитен яратып укыйбыз, иҗади уңышлар телибез, - дип сөйләде Фәнзилә Фәрит кызы.
Гәзит укучыларыбызның безнең белән бергә калуларын телибез һәм бүләкләр алуларына бик шатбыз.