Үзән
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Матбугат
24 июль 2025, 15:25

Кулга алып гәзит укуга җитми инде

Фәүзия Җиһаншина, Кырмыскалы авылы: - Тормышымны мин район гәзитеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Кулга алып гәзит укуга җитми инде. Аны ел саен алдырабыз, яратып укыйбыз. Ошый ул безгә. Соңгы елларда кызым – Миләүшә Солтангалиева “Үзән”гә язылып  миңа бүләк итә. Өстәвенә, гәзиткә язылучылар арасында безгә дә бүләк чыккан, моңа бик шатландык. Киләчәктә дә район басмасын алдырырбыз. Башкалар да язылсыннар һәм бүләкләр отсыннар иде. Мин үзем Сахай авылында урта хәлле гаиләдә туганмын. Әти-әнием күпләп ат, сыер асраганнар. Әтием Архангельдә “Леспром хоз”да эшләде. Ләкин гомере аянычлы тәмамланды. Елга буйлап сал агызып алып кайтканда, көчле дулкын башланып, әтинең башына сал тиеп, су астына киткән. Аны бер айдан соң гына таптылар.

Кулга алып гәзит укуга җитми инде
Кулга алып гәзит укуга җитми инде

Әниебез Зөләйхә Габдулла кызы җиде бала белән торып калды. Бүгенге көндә 93 яшьлек абыем белән икебез генә исән. Абыйларым күп булгач, бик авырлык тоймадык без. Әни эштә чакта без барлык эшләрне бетереп, сыерын савып, бакчаны утап куя идек.
Күршеләр белән бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату яшәдек. Сугыш башлангач, зур абыем Стәрлетамакка хәрби училищега укырга керде. 1946 елда, тугыз яшем тулып килгәндә, беренче сыйныфка укырга бардым. Кияргә кием булмаганлыктан, вакытында мәктәпкә бара алмадым. Мәктәпләр суык, өстә - бишмәт, кулда бияләй, шулай диктант яза идек. Мин аеруча математика фәнен нык яраттым, шигырьләрне дә тиз генә отып ала идем. Һадый Такташ, Габдулла Тукай шигырьләренең кайберләре әле булса исемдә. Ул миңа җиңел бирелде. Ә Зәйнәб Биишеваның: “Кул кушырып түрдә утырырга, килмәдем бит, дөнья, мин сиңа” – дигән сүзләре минем тормыш девизыма әйләнде. Шуңа гомер буе тырышып укыдым һәм эшләдем.
Тугызынчы сыйныфтан соң үземә акча эшләргә теләп, “Спиртзавод” янына торф чыгарырга да, элеватор төзегәндә носилка белән кирпеч ташырга да йөредем әле мин.
Мәктәптә унынчы сыйныфтан соң Уфадагы Кооператив техникумына укырга кердем. Юньләп русча да белмәсәк тә, шәһәр кызлары безне яхшы каршы алдылар, “авыл балалары” дип көлмәделәр, трамвайга утыртып, шәһәр белән таныштырып йөределәр.
Тырышып укып, товар белгече һөнәре алып чыктым. Кырмыскалыга эшкә кайткач, әлегечә әйткәндә “тәэминатчы” булып эшкә урнаштым. Складларга барып, машинага үзем төяп, китаплар алып кайтып, авыл кибетләренә таратып чыга идем. Ул вакытта китап укучылар күп, шуңа тиз арада алып бетәләр иде. Аннары универмагка сатучы итеп куйдылар. 539нчы Механикалаштырылган күчмә колоннада нормировщик булып та эшләп алдым. 8нче Юл төзелеше идарәлегендә
план бүлеге инженеры булып эшләп, 1992 елда пенсиягә туктадым. Кайда гына эшләсәм дә, хуҗаларым әйбәт булдылар. Хезмәтемне бәһалап биргән Мактау грамоталары бихисап. “Хезмәт ветераны”, “Сугыш чоры баласы” исемнәренә ия мин. Коллектив та бердәм булды, Хафизә Әхтәмова, Зәйнәп Гыйззәтуллина белән бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Әле булса алар белән ташлашмыйбыз, бер-беребезнең хәлләрен сорашып, аралашып торабыз. Эшләгән җиремдә дә мине онытмыйлар, елның-елы бәйрәмнәргә күчтәнәчләр китереп, котлап китәләр. Рәхмәт аларга.
Рәшит абыең белән танышып, өйләнештек. Күпләп мал асрап, аларны сатып, үзебезгә йорт салып чыктык. Рәшит башта “Упогат” оешмасында шофер булып эшләде. Аннары Кырмыскалы – Уфа маршруты буенча “Икарус” автобусында пассажирларны йөретте. Аның белән 58 ел бергә матур гомер кичердек. Өч бала: ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә кызларым үз тормышлары белән бәхетле гомер кичерәләр. Зөлфия кызым тормыш иптәше белән Прибельский авылында яшиләр, үзе район дәваханәсендә бухгалтер булып эшли. Уллары Рәмил өйләнгән, дүрт ул үстерәләр.
Миләүшә 41 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлады, тәүдә район дәваханәсенең хирургия бүлегендә эшләде, әлеге вакытта балалар поликлиникасында - шәфкать туташы. Тормыш иптәше Рәмилнең генә гомере кыска булды. Уллары Рафаэль өйләнгән. Ике уллары бар.
Улым Рөстәм Башкорт дәүләт техник нефть университетын тәмамлады. Аннары армия хезмәтенә Әфганстанга эләгеп исән-сау йөреп кайтты. Зөлфия исемле кызга өйләнеп, матур итеп яшәделәр, ике кызларына гомер бирделәр. Ләкин улымның гомере иртә өзелде. Киленебез тырышып ике кызын үстерде, югары белем бирде. Әлеге вакытта алар Мәскәүдә эшләп йөриләр. Кайтып, минем хәлемне белешеп торалар. Әлеге көндә балаларымның игътибарында, хөрмәтендә, дөньяларның иминлеген, балаларга һәм оныкларга тәүфыйк-бәхет теләп догалар укып утырам. Менә шулай, гомер аккан су кебек, үткәнен дә сизмисең икән ул. Мине шулай зурлап, хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт, исән-сау эшләгез, - дип озатып калды мине Фәүзия Вахит кызы.

Венера ГАФАРОВА.

Кулга алып гәзит укуга җитми инде
Кулга алып гәзит укуга җитми инде
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас