80 ел вакыт үтсә дә

Сугышның тәмамлануына 80 ел үтсә дә, ул дәһшәтле елларның кайтавазы һич кимеми. Сугыш җиле кагылмаган берәй гаилә бармы икән?

80 ел вакыт үтсә дә80 ел вакыт үтсә дә
80 ел вакыт үтсә дә

Мин үзем фронтовик улы. Ялалетдин картатай белән Камилә нәнәйнең дүрт улы һәм ике кияве туган илебезне фашист илбасарларыннан сакларга яуга киткән. Олы улы Әхмәт (1904) 1943 елның март аенда үлеп кала, Галиәхмәт (1911) 1942 елда яу кырында башын сала. Иң кече уллары Мөхәммәт (1923), ул әле өйләнеп тә өлгермәгән егет, 1942 елның декабрь аенда Харьков янындагы сугышларның берсендә, атакага барганда, снаряд шартлап, каты яраланып вафат була.
Кияүләре Нәҗип белән Хаернас та сугыш яланнарында торып кала. Минем әткәй, Хәҗиәхмәт кенә сугыштан исән кайта. Ул 1940 елда үз чираты белән армияга алынып, бер ел хезмәт иткәч, сугыш башлана. Ленинград янындагы яуда каты яраланып, госпитальдә ятып чыккач, 1943 елның 19 апрелендә авылга кайта. Бер ел Үтәгән авылының җидееллык мәктәбендә хәрби дәрес укыта. Яралары бераз төзәлә биргәч, сугышка алмасалар да, трудармияга, Свердловск шәһәренә эшкә җибәрәләр. 1945 елның язында сугыш тәмамлангач, яралары сиздерә башлагач, авылына кайтып төшә.
Авыл һавасы, әти-әни янында булу, яхшы ризыклану тиз аякка бастыра. Колхозның алтынчы бригадасына бригадир итеп эшкә кушалар. 1946 елның кышында Иске Шәрәй авылы кызы Хайриямалга өйләнә. Сугыштан яугирләр кайта башлагач, бригадир эшен иптәшенә тапшырып, үзе тугайдагы һәм “Җизнәле” дип йөретелгән урманнарга урманчы булып эшкә урнаша. Ләкин, берничә елдан соң, яралары, чире үзен сиздерә башлый. Аңа беренче төркем инвалид таныклыгы бирәләр. Бу инде эшкә яраксыз дигән не аңлата. Сызлаулары белән егерме ел көрәшкәннән соң, 1967 елның көзендә биш баласын ятим, әнкәйне тол калды рып бакыйлыкка күчә.
Ул үзенең тормышын, сугышта күргәннәрен, уй-фикерләрен шигырь юлына салып язып калдырган ике дәфтәре истәлек булып саклана. Шул дәфтәрдән берничә шигырын сезгә тәкъдим итәм.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.

Яз килде
Йөрәкләрдә яңа дәрт уяна,
Күңелләрне хисләр биләгән.
Салкын кыш та юлга әзерләнә,
Төенчеген күптән бәйләгән.
Хәтерләтә, калган кар өеме,
Февральнең көчле буранын.
Көрәк тотып чыккан бала-чага
Ерып җибәрәләр суларын.
Апрельнең матур көе булып,
Шарлавыклар ага еракка.
Тирә-ягым матурлыкка чумган
Җылы шатлык биреп йөрәккә.
Кичке тынлык: hич тавыш юк,
Сулар гына ага чылтырап.
Таң алдыннан Агыйделнең бозы
Юлга чыкты елап, шытырдап.
Карлар бетте инде басуларда,
Җылы җилләр җирне киптерә.
Язның җылы нуры тәнгә шифа,
Күңелләргә шатлык китерә.
Аяз күктә бик ерактан гына
Торна тавышлары ишетелде.
Ә сез инде, дуслар, зур хезмәткә
Ашыгыгыз, дигән шикелле.


Бәхет турында
Кайберәүләр көтә зур бәхетне,
Әллә кайдан, күктән төшкәнен.
Алларына аның каршы басып,
Килдем, диеп җырлап торганын.
Бәхет нәрсә, минем аңлавымча,
Уңганлык һәм акыл, булдыклык.
Барысы да үз-үзеңнән тора,
Бәхетле бер кеше булырлык.
Кайберәүләр бәхетле дә булып,
Тота алмый аны, аңламый.
Һаман көтә аны, көн дә көтә,
Янда бәхет кенә җырламый.
Җаны түзми, күзе чобарлана,
Ни кылганын сизми, уйламый.
Һәрвакытта аңа нидер җитми,
Якыннарын хәтта танымый.
Үз уеннан үзе адашканын
Сизми кала, күккә баш чөеп.
Бәхет китә, саулыгы да какшый,
Ялгыз кала, кала ул көеп.
Бәхет серен белдем, үтә гади,
Яшәүләре – үзе зур бәхет.
Сау-сәламәт булсаң, хезмәт сөйсәң,
Еракларда торсын дан-тәхет.
Кеше булып без туганбыз икән,
Кирәк әле аны акларга.
Олыгайгач бәхет булсын дисәң,
Яшьтән кирәк аны сакларга.
1958 ел.


Явым көннәрдә
Каплап алды кара болыт күкне,
Атна инде яңгыр туктамый.
Шундый көннәр мине бик йончыта:
Ятам инде тын да алалмый.
Табигатьнең үз гадәте бар шул,
Көзге көннәр шулай булалар.
Ә миңарга аяз көннәр кирәк,
Таралыгыз, зинһар, болытлар.
Таралыгыз, сез тыңлагыз мине,
Күрәемче йөзен кояшның.
Аһ, болытлар, мин яшимен һаман,
Агызмагыз әле күз яшен.
Җил чыгар да сезне таратыр ул,
Кояш чыгар, җирне яктыртыр.
Бәлки, мин булмамын ул вакытта.
Аяз, матур, якты көн торыр.
Мин вакытсыз әгәр китеп барсам,
Үкенерсез әле болытлар.
Шуңа бүген таралыгыз берүк,
Таралыгыз әле, болытлар.
5 октябрь 1957 ел.


Киләчәккә хат
Сез кызларым, минем улларым,
Үскәннәрем, минем нурларым,
Бу хатымны сезгә язмак булдым,
Талсалар да чирле кулларым.
Хәтерләгез минем кул төсемне,
Хәтерләгез минем үземне.
Хәтерләгез минем сезгә булган
Исән чакта әйткән сүземне.
Бар иде бит минем сезгә әйткән
Сүзләрем дә алтын сүзләрем.
Булгандыр ул, бәлки, шул вакытта
Чирдән тонган ямьсез күзләрем.
Шулай булмый, бер дә гаҗәп түгел,
Чирле күзләр ничек күренсен.
Яшәр өчен көрәш барган чакта
Кайдан инде нурлар түгелсен.
Сез укырсыз минем бу хатымны
Искә алып, мине сагынып.
Очар кебек булып, канат җәеп,
Үзе булса диеп табынып.
Сез сөйләрсез минем турыда да
Кайбер кичтә искә төшкәндә.
Мин килермен кара туным киеп,
Хәтерләрсез җилләр искәндә.
Менә бер кич, сезне сагыну киче
Кайгылы да булыр, шатлыклы да.
Юклыгыма, бәлки, кайгырырсыз
Хат биргәнгә шулчак шатлы да.
Ул вакытта инде җиткән кызлар,
Җитеп килгән егет икегез.
Маңгаена җыерчыклар төшкән
Сезнең янда булыр әниегез.
Ул утырыр сезнең күзгә карап
Нинди ялкын сездә янганын.
Ул исенә алыр бергә булган чакны,
Арабызда ниләр булганын.
Тормышыгыз, беләм, яхшы булыр,
Маяк булыр ал-гөл чәчкәләр.
Якты тормыш, матур тормыш белән
Үтәр әле сезнең яшәүләр.
Ятса иде минем шушы хатым
Иң кадерле берәй урында.
Ал яулыкка төреп, кирәк чакта
Саклык белән алып укырга.
Яздым әле сезгә бер хат итеп,
Киләчәккә булсын истәлек.
Шушы хатым сезгә бүләк булсын,
Калсын әле әткәй диярлек.
Сүзем тәмам инде бу хатымда,
Озын сүзнең булсын кыскасы.
Хаҗиәхмәт дигән әткәгезнең
Истәлеккә бармак тамгасы.
10 гыйнвар 1958 ел.
Хаҗиәхмәт ЙӨЗЛЕКБАЕВ,
Яңа Кыешкы авылы.

80 ел вакыт үтсә дә
80 ел вакыт үтсә дә
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас