- Эпизиотик иминлекне саклау һәм республикага авыруларны кертмәү максатында түбәндәге чараларны төгәл үтәү мәҗбүри: тиешле ветеринария документлары булмаган малларны, аеруча Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге сәүдә урыннарыннан сөт һәм сөт продуктларын, ит һәм ит продуктларын сатып алмаска; ветеринария документлары булган азыкларны һәм азык өстәмәләрен генә сатып алырга; теге яки бу вирусның клиник билгеләренә шик булган очракта кичекмәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Ит һәм ит продукциясе хәвефсезлеге турында” техник регламент нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификатка ия булырга тиешләр. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртергә мөмкин. Мал чалу да ветеринар табибның күзәтүе астында башкарылырга тиеш. Малны ишек алларында суйганда, ветеринария-санитария һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми. Малның калдыкларын җиргә күмеп куярга, канын шунда агызырга ярамый. Алар җыеп алынырга һәм махсус эшкәртү урыннарына бирелергә тиеш. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләрне китереп чыгарырга мөмкин. Әйткәндәй, бу таләпләр - сату өчен тәгаенләнгән продуктлар өчен, ә инде шәхси хуҗалыкларда үзләре өчен асраган малларга кагылмый.
Сугым пунктларына да таләпләр зур. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашмаска тиеш. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөремәслек итеп, биләмә койма белән әйләндереп алына. Хәзерге вакытта безнең районда мал сую Колыш авылы янындагы “Хәләл” пунктында башкарыла.
район ветеринария станциясе начальнигы.