Талпаннар куаклыклары күп булган яфраклы урманнар, каенлыклар, аланлыкларны ярата. Талпан киемгә ияреп, әкренләп кеше тәненең йомшак урыннары – муен, күкрәк, култык асты, баш, кайчак касыкка кадала. Бөҗәкләр авыр формадагы йогышлы чир – талпан энцефалитын һәм боррелиозны китереп чыгаручылар булып тора. Вирус эләгү нәтиҗәсендә, арка һәм баш мие зарарланырга мөмкин. Талпан кадалып, авыруның беренче билгеләре күренгәнче 7–12, кайчак 30 көн вакыт үтә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.
Әлеге күңелсезлекләргә тарымас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксыл кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне – чалбарга, чалбар балагын итек эченә тыгып куярга киңәш итә. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сиптерергә кирәк. Урманда вакытта 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп чыгу зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыер-чыклы урыннарына җентекле игътибар сорала.
Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк. Шулай эшләгәндә, талпанга һава ябыла. Аннан сак кына, бер яктан икенче якка селкеткәләп, талпанны тартып алырга кирәк. Сулыш алу томалангач, бөҗәк кадалган урыннан үзе үк чыгачак. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, талпан булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз.
Илдар Солтангалиев, район үзәк дәваханәсенең участок терапевты.