Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белгеч киңәш итә
27 апрель 2018, 12:50

Вакциналар эшли

22 апрельән 29ына кадәр Башҡортстанда 13нче тапкыр Европа иммунизация атналыгы уздырыла. Аның девизы – «Вакциналар эшли». Ел саен оештырылган кампаниянең максаты - халык арасында иммунизациянең әһәмияты турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрү һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, иммунизация - еш очраган йогышлы чирләрне кисәтүгә юнәлтелгән чара. Прививка ясату моңа тиклем ун меңнәрчә бала һәм өлкәннәрнең гомерен өзгән авыруларны киметергә, ә кайсыбер очракларда бөтенләй юк итәргә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, җир шарындагы бар халыкны иммунизацияләү программасы чәчәк авыруын бөтенләй юкка чыгаруга китерде. Бума ютәл, полиомиелит, тартышу, дифтерия, кызылча һәм паротит кебек чирләргә каршы планлы иммунизация ел саен дөньяда якынча 3 миллион кешенең гомерен һәм саулыгын саклап кала. Әлеге вакытта вакцинация дифтерия, тартышу, кызылча, полиомиелит, кызамык, котыру, грипп, В гепатиты кебек йогышлы һәм башка инвалидлыкка, үлемгә сәбәпче бул­ган чирләрдән саклый. Әгәр иммунизация өстенлекле бурычлар исәбеннән төшеп калса, бик күп йогышлы авыруларның кире кайтуы мөмкин.
Кеше прививка эшләтергә һәм инфек­цияләрдән сакланырга тиеш дигән инануны һәркемгә җиткерергә кирәк – Европа иммунизация атналыгының төп максаты шул.
Читайте нас: