Хәзер кан һәм сидек анализын тапшыру, УЗИ тикшерүе төшеп калачак, аның каравы яман шешкә кагылышлы тикшерүләрне күбәйтергә җыеналар.
Тулы тикшерү һәм анализ нәтиҗәләре киң таралган чирләр турындагы бөтен сорауларга ачыклык кертәчәк. Онкоскрининг уздыруга зуррак игътибар бирәчәкләр. Шуның ярдәмендә яман шеш авыруларын башлангыч стадиядә үк ачыклау һәм дәвалау мөмкин булыр дип өметләнәләр. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә хатын-кызлар өчен 39 яшьтән башлап 51 яшькә кадәр маммографик тикшерүләр узу мәҗбүри булачак. Туры эчәклектәге яман шешләрне ачыклау өчен дә ешрак анализ бирергә туры киләчәк. Яшь барган саен, бу төр авыру килеп чыгу куркынычы арта. Моны 49 яшьтән башлап һәр ике ел саен үтү мәҗбүри булачак.
Диспансеризация үткәндә кайбер төр тикшерүләрдән баш тартырга булганнар. Моңа кадәр, мәсәлән, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтү максатыннан, электрокардиография үтү 21 яшьтән үк мәҗбүри иде. Хәзер мәҗбүри ЭКГны ир-атлар - 35, хатын-кызлар 45 яшьтән тапшырачак. Моннан тыш, табиб һәр кешенең күрсәткечләре буенча аерым тикшерүләр билгели алачак. Әгәр дә диспансеризациянең беренче этабында теге яки бу проблема ачыкланса, ул юнәлештә күбрәк тикшерелү үткәреләчәк. Әйтик, кан басымы күтәрелсә, холестерин күләме югары булса, артык авырлык бар икән - болар баш миендә кан әйләнеше бозылуына китерә. Моның өчен артерияләрне тикшерергә кирәк булачак. ПСА күрсәткече күтәренке булса, уролог һәм хирургка күренү мәҗбүри.