Социаль мошенниклык фактлары арту сәбәпле, шулай ук гражданнарның мөлкәтенә финанс зыян килүне булдырмау өчен гади генә киңәшләрне хәтерегездә тотсагыз иде:
- нинди генә сәбәпләр әйтсәләр дә, йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез;
- үзләрен социаль хезмәткәрләр яки башка төр ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштыручыларның документларын сорагыз, эшләгән урыннарына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;
- сездә бозым бар, ярдәм итә алам диючеләргә ышанмагыз;
- чит кешегә банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;
- туганың полициягэ эләккән, авариягә очраган дип, сезне куркытырдай башка төрле хәбәр җиткерүчегә ышанмагыз, иң элек туганыгызның үзенә, аның белән сөйләшә алмаган очракта, полиция бүлегенә шалтыратыгыз. Гадәттә киресен эшлиләр – туганы өчен борчылган корбан башта мошенниклар кушкан сумманы тиз генә алар әйткән адреска күчереп куя, соңыннан гына полициягә шалтырата. Акча күчергәнче полициягә шалтыратып, сорауны ачыкларга кирәк;
- авыр хәлгә юлыккан туганыгызга ярдәм итәм дип, үзен юрист, адвокат, хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыручыга акча бирмәгез, абонент номерларына, башка төрле исәпләргә акча күчермәгез;
- әгәр интернет аша товар сатып алырга уйлагансыз икән, банк картагыз белән бәйләнеше булмаган телефон номерыгызны әйтегез;
- билгесез абоненттан нинди дә булса интернет-ресурска күчү турында хәбәр килгәндә, теләсә нинди сылтама буенча күчмәгез, телефоныгызга вируслы программа керергә мөмкин. Телефон номерыгызга бәйле банк картагыздан барлык акчаларыгызны алырлар;
- банк картагыз төзексез хәлгә килгән – “заблокирована” дигән хәбәр алуга, картаның икенче ягында күрсәтелгән “кайнар элемтә” телефонына шалтыратыгыз. Кирәк булганда паспортыгыз белән банк офисына мөрәжәгать итегез.
Мәгълүмат Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан әзерләнде.