Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Белгеч киңәш итә
8 гыйнвар 2020, 14:25

Хәлсезлек һәм күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?

Хроник талчыгу синдромы турында күпләрнең ишеткәне генә түгел, аны үзләрендә дә тойганы бардыр. Хәлсезлек һәм күңел төшенкелеге башлыча көзен һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән соң аеруча сизелә.

Белгечләр билгеләвенчә, кояш нурларының аз булуы елның салкын вакытында организмдагы биологик процессларга начар тәэсир итә.
Мәсәлән, мелатонин гормоны күбрәк эшләнә һәм бу озаграк йоклыйсы килү теләген арттыра. Нәтиҗәдә, кеше иртән үзен авырлык белән торырга мәҗбүр итә, ә аннары ярты көн “йоклап йөри”.
Шуңа күрә бу чорда ешрак саф һавада йөрергә киңәш ителә. Бер үк вакытта ятып, көн саен сигез сәгать йоклау да яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук көннең икенче яртысында кофеин куллануны контрольдә тотарга кирәк. Көндезге арыганлыкны кисәтүнең яхшы ысулы – уянганнан соң бераз зарядка ясап алу. Табиблар салкын чорда спортка атнасына кимендә 150 минут бирергә киңәш итә. Чаңгыга басыгыз, тимераякта шуыгыз - файдалы да, күңелле дә.
Әлбәттә, дөрес туклану да бик мөһим. Иртәнге ашка солы боткасы пешерегез. Көн дәвамында аксымга, витаминнарга бай ризыклар белән тукланырга тырышыгыз.
Эльвира Ямалетдинова әзерләде.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: