Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Белгеч киңәш итә
25 февраль 2020, 12:50

Гомерне озайту өчен 10 киңәш

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәң, гомерне кимендә 10-15 елга озайтырга мөмкин, ди белгечләр.

1.​ Чөгендер ашагыз.
Чөгендер югары кан басымына каршы көрәшә. Ә статистика буенча, гипертония – инфаркт һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң төп сәбәпчесе.
2.​ Телевизор турында онытыгыз.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше үз гомеренең 10-15 елын телевизор каршында үткәрә икән! Ә бит бу вакытны күпкә файдалырак та итеп үткәрергә була.
3.​ Баллы ризык күп ашамагыз.
Кәнфит һәм тортларның организмга бер файдасы да юк, ә менә зыяны шактый. Баллы яратсагыз, кипкән җиләк-җимеш, бал, бер дә булмаганда шикәр аз кушылган печенье ашарга була.
4.​ Яраткан кешегезне ешрак кочаклагыз.
Америка галимнәре ачыклаганча, яраткан кешең белән кимендә 30 секунт кочаклашып тору организмда стресс гормоннарын киметә һәм кан басымын төшерә.
5.​ Тозны чикләгез.
Сәламәт кеше көнгә 4-15 грамм тоз ашарга тиеш. Шуннан артып китсә, йөрәк-кан тамыры системасына авырлык килә. Чипсы, тозлы чикләвек һәм сохарида тоз 15 граммнан күпкә артыграк.
6.​ Кояш ванналары кабул итегез.
Кояш нурлары D витамины эшләп чыгара. Ә бу витамин күпчелек бактерияләрне үтерә, депрессиягә каршы көрәшә, йөрәк-кан тамыры системасы чирләреннән саклый.
7.​ Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз.
Көнгә 2-3 телем яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап кую организм өчен бик файдалы.
8.​ Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
Америка галимнәре гомерне якынча 14 елга озайтуның серен ачкан. Моның өчен даими рәвештә физик күнегүләр ясарга, тәмәке тартмаска, эчмәскә һәм күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга.
9.​ Саф һавада ешрак йөрегез.
Көнгә кимендә 10 мең адым ясарга кирәк. Бу йөрәк-кан тамыры системасын тәртиптә тоту өчен кирәк. Өстәвенә, артык авырлыкка каршы да яхшы чара.
10.​ Ешрак көлегез.
Елмаю, көлү, яхшы кәеф гомерне озайта – монысы инде күптән дәлилләнгән факт.
Читайте нас: