Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Белгеч киңәш итә
11 сентябрь 2020, 12:00

Штрафларны кайчан түләргә?

— Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф кәгазе килде. Шуны түләргә һич вакыт таба алмыйм. Штрафны ничә көн эчендә түләргә кирәк?Марат САБИРҖАНОВ.

Русия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2нче мәддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тарттырылган кеше штрафын ул законлы көченә кергәннән соң кимендә алты ай эчендә түләргә бурычлы.
Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче мәддәсе буенча вакытында түләнмәгән штраф өчен өстәмә штраф каралган. Ул түләнмәгән штрафның икеләтә суммасын тәшкил итә, 1000 сумнан да ким була алмый. Яки кешене 50 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр, шулай ук 15 тәүлеккә тимер рәшәткә артына ябулары да ихтимал.
Штрафны 20 көн эчендә түләсәгез, аның күләме икеләтә кими.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/450321.
Читайте нас: