Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Белгеч киңәш итә
3 март 2021, 00:50

Иң файдалы аш нинди икәнен беләсезме?

Яшелчә ашлары, шул исәптән борщның файдалы икәнен беләбез. Ләкин туклану буенча белгечләр (нутрицологлар) билгеләвенчә, иң файдалысы ул түгел икән шул.

Иң файдалы аш – ясмык (чечевица) ашы. Бу ашта клетчатка бик күп, ә ул, үз чиратында, сәламәтлеккә бик яхшы йогынты ясый, иммунитетны ныгыта.
Белгечләр итле шулпада пешкән яшелчә ашын икенче урынга куя. Аларның фикеренчә, мондый ашларга фасоль, кабачки, сельдерей кебек углеводлар өстәсәң яхшы.
Шулай ук ашта балык кулланырга тәкъдим ителә. Мондый аш ябыгырга теләүчеләр өчен яхшы булачак.
Ясмык ашы рецепты
Ингредиентлар: 2 литр су яки тавык шулпасы, 2 стакан ясмык, әзрәк бәрәңге, сарымсак (теләсәң бераз суган, кишер), 3 аш калагы көнбагыш мае һәм 2 аш калагы томат пастасы.
Шушы кирәкле барлык ингредиентларны шулпа яки суга салабыз, кайнап чыкканнан соң 45-50 минут талгын утта пешерәбез. Әзер булгач, уттан алабыз һәм миксер яки блендер белән болгата-болгата ваклыйбыз, пюре хәленә китерәбез. Табынга биргәндә ашның өстенә кипкән бөтнек уып салабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: