Киләсе елның уңышы чәчкән орлыкның сыйфатыннан, үсентене тәрбияләп үстерү шартларыннан тора.
Урамда нинди генә зәмһәрир суыклар булса да, кайбер чәчкә орлыкларын гыйнвар аенда ук утырттылар да инде. Пеларгония, бегония, вербена, примула, төрек канәфере (турецкая гвоздика), петунияләрне чәчтеләр. Болгар борычын һәм баклажанны – февральдә, помидорларны март башында чәчәбез. Кәбестәне, кыярны, кайбер чәчәк орлыкларын да мартта чәчәргә кирәк була.
Иң мөһиме, орлык тутырылган пакетның тышлыгына нәрсә язылганлыгына игътибар итегез. Аның тигез итеп ябыштырылуы һәм келәймәсе сугылган булу шарт. Анда ГОСТ, партия номеры, яраклылык вакыты, җитештерүче фирманың адресы, пакетта орлыкның саны яки аларның авырлыгы күрсәтелгән булырга тиеш. Кайбер җитештерүчеләр орлыкларны икешәр кат кәгазь пакет эченә сала. Бу орлыкны дымлылыктан сакларга булыша. Орлыкны махсуслашкан кибетләрдән генә алыгыз.
Орлыкларны чәчәргә ничек әзерләргә? Туфракны, гадәттә, көздән әзерләп куялар. Ком, бакча туфрагы, черемә һәм кибеттә сатыла торган туфракны бергә кушарга кирәк. Кибет туфрагы төрле була, алар кислоталылыгы, суны үткәрүчәнлеге, төрле туклыклы матдәләре белән аерыла. Нинди үсенте өчен яраклы булуын маркировкасына карап билгелисез. Орлыкны, чәчәр алдыннан, 20 минут марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Аннары агып торган суда яхшылап юып, орлыкны чәчкәч, тартманың өстен пленка белән капларга кирәк.
Беренче шытымнар күренә башлауга ук, пленканы алабыз. Үсентенең ике яфрагы чыгып, алар бер-берсенә башлары белән ябышып торган, кабыгын салырга өлгермәгән вакытта ук фитолампа куегыз. Баштагы өч көндә тәүлек буе яктыртырга кирәк. Аннары көндезен 12-14 сәгать дәвамында яктыртабыз. Үсенте тартмаларын салкын тәрәзә төбендә тотмагыз яки аның астына берәр нәрсә куегыз. Урынын алыштырып торсагыз да яхшы. Җылы су гына сибегез, ул тартманың аслыгына кадәр үтеп чыгарга тиеш, артыгын түгәсе була.
Шунысын да әйтергә кирәк: бакчачылар орлыкны күп итеп чәчеп ялгыша. Тишелеп чыгамы-юкмы дигән булып, без аны запас белән чәчәргә яратабыз. Бөтенесе дә шытып чыккач, сирәкләргә дә кул бармый. Бу исә үсентеләр өчен бер сынау. Тәрәзә төбендә тыгызланып утырып, алар кислород, туклыклы матдәләр өчен көрәшә.
Автор: Ильфира Нигматуллина.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/707768.