Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Бабам безгә җиңү бүләк итте

Минем бабам Гыйльметдин Фазлетдин улы Мостаев 1918 елның 16 августында Бозаяз районының Бозаяз авылында туа. Урындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1941 елда Совет армиясе сафларына чакырыла. Ул сугышны башыннан ахырына кадәр үтә.

Сугыш башлану белән артиллерия уку бүлегенә эләгә, аны тәмамлау белән Украина фронтына озатыла. 1941 ел ахырында, каты яраланганнан соң, госпитальгә эләгә. 1942 елда бабамны Ленинград фронтына, хәрби разведка төркеменә җибәрәләр. Монда аның төп бурычы - Ладога күле аша йөк ташу хәвефсезлеген тәэмин итү.
Ладога күлендә шундый бер очрак була: кышын, разведка үткәргәндә бабам күптән түгел бомба төшкән юка бозга баса һәм суга төшеп китә. Бәхеткә, су өстенә калкып чыгарга үзендә көч таба һәм хезмәттәшләре аны тартып ала. Иптәшләре үзләренең коры киемнәре белән бүлешеп, бабамны киендерәләр һәм алар үз бурычларын үтәүләрен дәвам итә.
Ленинград фронтыннан соң Белорус фронтына эләгә. Аны бер башыннан икенчесенә кадәр җәяүләп үтә. Еш кына ерака, дошманның тылына да йөрергә туры килә. Куелган бурычларны үтәр өчен сазлыкта агач тамырларына тотынып качып яткан вакытлары да аз булмый.
1944 елда яуларның берсендә каты яраланса да, ул госпитальдән чыгу белән янә дошманга каршы көрәшкә китә. Яугир иптәшләре белән бергә Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакияне үтеп, Бөек Җиңүне Германиядә каршылый. Бабам сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Гыйльметдин бабам 1946 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Гаилә кора, әбием белән алты бала тәрбияләп үстерә, йорт сала. Тырыш, эшсөяр кеше була. Ул 1989 елның 31 маенда якты дөньядан китеп бара.
Азиз МОСТАЕВ, Уфа шәһәренең 65нче санлы гимназиясе укучысы.

Читайте нас: