Ул кулына әти-әнисенең фотосын алып, алардан рөхсәт сорагандай, бераз карап торды да, хәтер йомгагын сүтәргә тотынды.
- Әтием Мирхәйдәров Мазһар Зөлфәр улы 1923 елның 30 июнендә Ибраһим авылында дөньяга килә. Күрше Бишаул-Уңгар мәктәбен тәмамлагач, урындагы колхозда хисапчы булып эшли. Совет армиясенә алынгач, аны Ригадагы пехота училищесына укырга җибәрәләр. Аны тәмамлаган кече лейтенант Брянск фронтына укчылар взводы командиры итеп озатыла. Каты алышларның берсендә яралана һәм аны алгы сызыктан эвакуацион госпиталь поезды белән Уфага алып киләләр. Монда ул үзенең гомерлек тормыш юлдашын очрата да инде. Юлда аны лейтенант званиесендәге Сымукова Лена Николаевна дигән фельдшер дәвалый. Яралыларны Алкинодагы хәрби госпиталгә урнаштыралар. Ләкин Лена Николаевнаны башка станциядә төшереп калдыралар. Аралар өзелә. Шулай да, яшь, кыю егет Ленаны эзләп таба. Яралы булуга карамастан, госпиталдән чыгып, очраган поездга утыра һәм кыз эшләгән дәваханәгә бара. Кызганычка каршы, бу станциядә поезд туктамый. Әти сикерергә карар итә. Сикергәндә яралган кулындагы сөяге сына. Ярасы төзәлгәч, әтине фронтка җибәрмиләр. Алкинода савыгып барган солдатларны сугышка әзерләү өчен алып калалар.
Әнием – Лена Николаевна эвакуацияләнгән була, вакытында Бугуруслан техникумын тәмамлаган. Армиягә чакырылгач, эвакуацион госпитальдә хезмәт итә. Сугыш тәмамлана. Әниемнең кайтыр урыны булмый. Шулай итеп, ике яшь йөрәк башка аерылышмаска, бергә булырга сүз куялар һәм өйләнешәләр.
Сугыштан соң алар Ибраһим авылына кайталар. Күпмедер вакыттан соң аларны хәрби комиссаритатка чакырталар һәм Сахай авылына эшкә җибәрәләр. Шулай, әнием – фельдшер-акушерлык пункты мөдире, ә әтим мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып эш башлыйлар. Әтиемнең хезмәт кенәгәсендә бер генә язу - 1946 елдан алып 1983 елга кадәр укытучылык эшендә була.
Әниемне дә авыл халкы бик яратты һәм ихтирам итте. Аңа авылдашлары Әкълимә дигән матур исем бирделәр. Ул матур итеп татарча сөйләшә иде.
Ә мин колхозда инженер вазыйфасын башкардым. Соңыннан мәктәптә эшләдем – балаларга машиноведение серләрен өйрәттем. Тормыш иптәшем Нәҗибә балалар бакчасында фельдшер булды. Шунысы аяныч, якты дөньядан бик иртә киттеп барды. Без бик матур дөнья көттек, бер ул тәрбияләп үстердек. Улыбыз Радик Санкт-Петербургтагы хәрби-төзелеш академиясен алдтын медальгә тәмамлап, Калининградта, Санкт-Петенрбургта хезмәт итте. Әлеге көндә отставкада һәм Уфада Башкирграждан проектының генераль директоры булып эшли. Киленебез Ольга белән Алина исемле кыз үстерәләр. Ул әле 8 сыйныфта укый.
Әти-әниемнең сугыш чорында туган мәхәббәт тарихы шундый, - дип кулындагы фотоны миңа сузды.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.