Аны Уфа шәһәрендәге хәрби мәктәпкә укырга җибәргәннәр. Ул кече лейтенант званиесендә хәрби фельдшер булып чыккан. Һадый 22нче ирекле Новосибирск дивизиясенә алына һәм 1943 елның март башыннан Җиңү көненә кадәр 62нче полкның икенче батальоны санитар взводы командиры булып хезмәт итә.
1945 елның көзендә ул Ленинград шәһәренә Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясенә укырга керә. Ул вакытта уку йортының начальнигы медицина хезмәтенең генерал-лейтенанты Леон Авгарович Арвелли була. Ленинградтан әтине Көнчыгыш-Себер хәрби округына - Иркутск шәһәрендәге округ штабы һәм госпиталенә җибәрәләр. Анда Һадый Габделсаләм улы 1945 елның декабреннән 1947 елның 2 гыйнварына кадәр лагерь даруханәсе начальнигы ярдәмчесе булып эшли. 1947 елның гыйнварында “Өлкән лейтенант” званиесендә демобилизацияләнә. Ә 2001 елның 7 апрелендә Президент Владимир Путин указына ярашлы, әтигә “Медицина хезмәте капитаны” дигән чираттагы исем бирелде.
Ленинград, Калинин, Смоленск, Псков өлкәләрен, Латвия һәм Эстония республикаларын азат итүче буларак хәрби юл үткән. Сугыштагы хәрби казанышлары өчен “Кызыл Йолдыз”, “I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” орденнары, “Хәрби батырлыгы өчен”, “Ленинградны обороналаганы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Тыныч вакытта әтием Кырмыскалы районының сәламәтлек саклау бүлегендә - ике, Архангель районындагы Озынлар фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып тугыз ел эшли. Ә 1970 елдан алып 1983 елның 15 гыйнварына кадәр Сәвәләй участок дәваханәсендә фельдшер була. Аның гомум медицина стажы, фронттагы белән бергә, 52 ел булып киткән.
Тату гаилә корып, дүрт балага гомер биргәннәр. Әтиебез 83 яшендә фани дөньядан китеп барды.
Кызлары Гүзәл Заһитова, Рима Хәйруллина.