Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Урамыбыз исеме белән горурланам

Элегрәк безнең авыл урамнары теге яки бу атамалар белән йөретелсә дә, хәзер һәрберсенең үз исеме бар: Пионер, Гагарин, Титов, Якты күл, Мәктәп... Ә менә мин Партизан урамында яшим.

Бөек Ватан сугышы елларында илебезне фашист-илбасарларынннан сакларга дип күпме гади кешеләр берләшеп, партизан отрядлары төзегәннәр. Аларның күпләре Кызыл Армия сафларында хезмәт итмәсә дә, кулларына корал алып, дошманга каршы торганнар. Аларның батырлыкларын данлап күпме җырлар язылган. Әлеге көндә кыю партизан отрядларында батырлык күрсәткән погонсыз солдатларның исемнәре белән авыл, шәһәр урамнары аталган. Аларның исемнәрен йөреткән кораблар елга-диңгезләрне иңли. Сугыш барышында күрсәткән батырлыклары турында күпме китаплар язылган – укып беткесез!

Безнең 19 йорттан торган урамыбыз Партизан исемен йөретә. Монда яшәгән һәр кеше моның белән чиксез горурлана. Горурланырга сәбәпләр дә байтак. Бөек Ватан сугышы башлангач, биредә яшәгән барлык ир-егетләр туган илебезне сакларга китә. Кызганычка каршы, аларның күпләренә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Вилданов Шәфигулла 1942 елның 26 ноябрендә Смоленский өлкәсендә вафат була, Хәбибулла Кәлимулла улы 1941 елда хәбәрсез югала, аның бертуганы Габидулла, шулай ук Хафизов Хаҗинур Хаҗигали улы 1944 елның 26 июнендә Могилев өлкәсендә һәлак булалар. Сәгыйтов Хәлиулла, Вәлиев Сәйфулла һәм тагын берничә урамдашыбыз сугыштан әйләнеп кайтмый.

Безнең урамда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары Галәветдинов Зөлфәр бабай, Вилданов Миңлебулат бабай һәм сыңар кулын сугышта калдырып кайткан Вәлиев Кәбир бабайлар яшәде.

Бөек Җиңүне якынайтуга урамдашларыбызның өлеше зур булды. Шундый кыю яугирләр үстергән урамда яшәү белән ничек горурланмыйсың инде!

Таһир Вилданов.

Сахай авылы.

Читайте нас: