Һәйкәл биләмәсендә ел саен ниндидер үзгәрешләр булып тора. Мәсәлән, узган елда авыл активистлары анда реабилитацияләнгән сәяси репрессия корбаннары, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында барлык эшне үз иңнәрендә күтәргән тыл ветераннарына һәм сугыш балалары истәлегенә якташларының исемнәре язылган тактаташлар урнаштырды.
Ә агымдагы елда – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан диңгез киңлекләрендә илебезне сакаучы моряклар хөрмәтенә Русия хәрби-диңгез флотының якоре куелды. Әйткәндәй, су асты көймәләрендә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр дә биредә бихисап.
Якорьның тарихы аеруча кызыклы. Ул Уфа карьерыннан, су төбеннән табып алынган. Хезмәт ветераны Наил Равилов сөйләвенчә, 1852 елда чыгарылган бу якорьның хәтта серия номеры да сакланган. Танышлары аша Наил Равилов шундый табыш турында ишетеп белә һәм аны үз акчасына сатып ала. Бүген бу артефакт мемориаль комплекс биләмәсен бизи һәм диңгезчеләр карата дан һәм хөрмәт билгесен чагылдыра.
Шул ук көнне мемориаль комплекс тирәли нарат агачлары да утыртып чыктылар. Һәрвакыттагыча авыл халкы бу изге башлангычка зур теләк белән кушылды. Авыл активистлары Фәнил Алтынбәков, Рәфил Абдуллин, Салих Котлыяров, Рәүфәт Котлыяров, Руслан Котлыяров, Наил Равилов, Әбүзәр Рәхмәтуллин, Рәзил Равилов, Рәлиф Ракимов, Равил Сәетколов, Рәмзил Сәйфетдинов, Шамил Халиков, Флюр Яхшыголов бу эшләрне дәррәү башкарып чыктылар.
Авыл халкының изге башлангычын авыл биләмәсе хакимияте дә хуплады һәм бу эшләрне башкарып чыгу өчен матди ярдәм күрсәтте.
Авыл уртасында урнашкан бу комплекс көннән-көн күркәмләнә. Димәк, биредә тарихны өйрәнү һәм саклау әһәмиятен яхшы аңлыйлар. Ә үткәннәрен беләгән халыкың киләчәге дә матур. Бу сүзләр юккан гына әйтелмәгән.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.