Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Язмыш сынауларына бирешмәгән

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч. Ул халыкка күпме кайгы-хәсрәт китергән, күпме кеше кырылган. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын теләми. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак тынычлык өчен көрәш алып бара.

Тумышы белән Воронеж өлкәсенең Бутырка авылыннан булган карт карт­нәнәем Анастасия Ивановна Воскобойникова үзенең башыннан кичергәннәр белән уртаклашты. Аның үткән юлы белән гәзит укучыларны да таныштырып үтәсем килә.
“1941 елда Бөек Ватан сугышы башланды. Авылдагы барлык ир-егетләрне сугыш чүпләп торды. Ирем Прокофий Петрович та фронтка китте. Авылда хатын-кыз, бала-чага һәм карт-коры гына торып калды. Фронтның якынлашуы сизелде – канонада тавышыннан курыккан җәнлекләр урманнан авылга таралды. Көн саен бүреләрнең сарык һәм бозауларны ботарлаган тавышлары ишетелеп торды.
Яшәү авырлашты. Барлык эшләр карт-корылар һәм хатын-кызлар иңенә төште. Бер караңгыдан икенче караң­гыга кадәр ачлы-туклы килеш фронт өчен икмәк иктек. Хатын-кызлар сыер һәм үгез җигеп, җир сөрде, чәчте, урды, уңыш җыйды. Аларның күңелендә дошманны тизрәк җиңеп, Җиңү көнен якынайту дигән изге максат булды. Эштә чакта безнең балаларны карт-корылар карап торды, йорттагы эшләрне башкарды. Безнең сыерны колхозга алдылар, ләкин сөтен савып, үзебезгә алып кайта һәм шуның белән туклана идек. Шулай ук без бәрәңге, кукуруз, көнбагыш чәчтек. Кукуруздан мин балаларга ботка, белен пешердем, аның һәм көнбагыш сабакларын мичкә ягып, өйне җылыта идек.
Торф чыгаруда эшләгән хатыннарга да ифрат авыр булды. Аякларына чабата кигән килеш сәгатьләр буена су эчендә ба­сып, торф чыгардылар. Авылга килгән немецлардан аеруча курка идек. Өй буйлап йөреп, абзарлардан барлык мал-туарны, кош-кортны алып чыгып, урамның уртасына учак ягып, үзләренә ашарга пешерәләр иде. Казан төбендә бераз ашарга калса, бәләкәй балаларга аны кырып ашарга рөхсәт итәләр. Төнлә немецларның патруле йөри, әгәр берәй йорт тәрә­зә­сендә ут күренсә, кереп кеше­ләрен кыйнап чыгып китәләр. Миңа да эләкте. Ваня, Петя һәм Мария исемле өч балам тәрә­зәгә эленгән одеалның бер почмагын ачып караганнар. Моны немецлар күреп калып, өйгә килеп керделәр. “Син үзегез­неке­ләргә сигнал бирәсең” дип ихатага алып чыгып, мылтык түтәсе белән кыйный башладылар. Мин үл­гәнгә салышып яттым. Соңыннан гына китеп бардылар. Мин һушыма килеп, чак өстерәлеп өйгә кердем.
Немецлар әледән-әле кеше­ләрне куркытып тордылар. Басуда эшләгәндә, немец очу­чы­лары безне куркытырга те­ләп, түбән генә очып китәләр иде. Шулай берничә тапкыр кабатлыйлар. Ха­тын-кызлар куркышыннан җир ас­тына төшеп китәргә дә әзер, ә очучылар бездән мыскыллап көлделәр генә. Фашистлар безнең белән шундый “уеннар” уйнады. Ул гына да түгел, алар кеше­ләрнең киемнәрен, ашаргаларын, иконаларын, барлык малларын, сыерларын, бозауларын да алып чыгып киттеләр. Дошман чигенә башлагач, үзләре белән көтүдәге малларны да алып китәргә теләүләрен сизеп калдык. Ләкин 12-14 яшьлек үсмер малайлар төнлә көтүне далага куып өлгерделәр. Иртән немецлар авыл халкын җыеп, атларны кем урлаганын таптыра башлады, ләкин берсе дә әйтмәде. Шул вакытта авыл советына һәм мәктәпкә ут төрттеләр. Авылны да яндырырлар, дип без хафага төштек. Бәхеткә, безнең солдатлар килеп җитте.
Ул вакытта хат ташучыны күрсәм, “кайгылы хат” китерә, дип куркып китә идем. Авылны ярып елау тавышы ише­телсә, ирләренең яки улларының һә­лак булуы турында хәбәр алулары аңлашыла иде. Ә фронттан яралы солдат кайтса, аны каршы­ларга бөтен авыл белән йө­герәбез һәм “Минекен күр­мә­­деңме?” дигән сорау яудырабыз. Ирләребезнең исән булына өметебезне өзми көттек.
Кышкы озын төннәрдә оек, бияләй, перчатка бәйләп, чолгау тукып, авыл Советына илтеп бирәбез. Аннан аларны фронтка озаттылар. Сугыш дәвам итте, ничек авыр булса да, кешеләр биреш­мә­де, кемнең хәле бар, барсы да тырышып эшләде.
Шартлаган “лимонка”лар балалар өчен уенчык булды, алар аны тимерчыбыкка урап, юл буйлап тартып йөре­деләр. Җәй җитү белән балалар елгага балык, кысла тотарга йөгерә. Анда ук учак ягып, кыздырып ашыйлар.
Сугыш дәвам итте. Кешеләр ничек булдыра ала, шулай яшә­де. Соңыннан сугышка картларны да ала башладылар, алар партизан отряд­ларында солдатларга ярдәм иттеләр.
Җиңү языннан соң, без әбиләр һәм балалар белән яу яланнары урыннарына барып, солдатларның сөякләрен җыеп кайта һәм чиркәү янына күмә идек. Ул сөякләр кемнеке булгандыр: безнең солдатларныкымы яки немецларныкымы - бер Ходай белә. Үлем алдында һәрберсе тигез. Хәтта сугыштан соң, кешеләр өй салу өчен нигез казыганда кеше сөяк­ләре килеп чыга иде. Кайчакта солдат­ларның медальоннарын табып, аларны өйләренә озата идек.
Вакыт үтә торды, ә иремнән бернинди дә хәбәр килмәде. Аның исәнме, үлеме икәнен дә белмәдем. Баксаң, ул пленда булган, 1947 елда гына өйгә кайтып керде. Урман читендәге учак янына җыелган кешеләрне күреп килгәннәр.
“Үзебезнекеләрме?” дигән со­рауга, алар русча җавап бир­гәннәр. Якын килсәләр, алар немецләр булып чыккан. Алар­ны пленга алып, Германиягә алып киткән­нәр. Кыйналулар, ачлык, җәбәрләүләр аша үтәргә туры килгән минем Прокофийга. Алар­ны Совет Армиясе ба­рып азат иткән. Авыр эш аның сәламәтлеген какшата. Сугыш бетеп, өйгә кайткач та, ул төннәрен кычкырып, стенага үрмәләгән чаклары булды. Куркыныч төшләр кереп изаланды.
1947 елда демобилиза­циялә­нә. Ул вакытта без яшәргә Башкортстанга киткән идек. Су­гыштан соң көчле корылык кил­де. Шытып чыккан барлык үсемлек көеп бетте. Ашарга ни бәрәңге, ни икмәк юк, минем балалар ачлыктан ше­шенә башлады. Шул вакытта мин: “Ач­лыктан интегәбез, үзем дә, балаларым да үлем хәлендәбез”, дип әти-әниемә хат язып салдым. Коллективлашу елларында кулак дип, әти-әниемне Уралга сөргенгә җибәргәннәр. Бу хәл зур хата булуын әле еш сөйлиләр. Ләкин ул вакытта карап тормаганнар: баймы син, ярлымы - барсын да шунда озатканнар. Әти-әниемне дә ике сыеры һәм 40 умартасы булган өчен сөргенгә җибәргәннәр.
Күпмедер вакыттан алар ничек Башкортстанга килергә кирәк­леген аңлатып хат яздылар. Мин өч баламны юлга әзерли башладым. Сы­еры­бызны саттым. Ирем, бәлки, исән­дер, ул кайтуга өй торсын дип аны сатмадым.
Без бик күп авыр юл үтеп, Ибраһим станциясендә төшеп калдык. Соңыннан җәяүләп Николаевка, аннан Ульяновка авылына барып җиттек. Балалар бик нык арыдылар, ачыктылар, елаштылар. Шул вакытта авыл башындагы беренче йорт­ка кереп, үзебезнең хәлне сөйләп бирдек. Безне ашаттылар, тамак ялганды, җылындык. Бу гаилә­нең ике малайлары бар иде (Соңрак бу Балашовлар гаилә­сенең йорты булуын аңладык. Малай­ларының берсе – Иван соңыннан минем киявем бул­ды). Без әти-әнием яшәгән “Карлыман” совхозына барып җиттек. Ирем Прокофий сугыштан соң монда кайтты. Мин дә, ирем дә эшкә урнаштык. Безгә фатир бирделәр. Лида, Николай һәм Галина исемле тагы өч балабыз туды. Начар яшәдек, дип әйтә алмый, кулдан килгәнчә тырыштык. Хаклы ялга туктаганчы, ирем төзе­лештә бригадир булды.
Бөек Ватан сугышы тарихта мәңге җуелмас фаҗигале эз калдырды: уннарча миллион кешенең гомере өзелде, аннан да күбрәге гомерлеккә аяксыз, кулсыз, бер сүз белән әйткәндә, гарип калды. Шуңа да, сугыштан соң халык хуҗалы­гын тергезү: чәчү, төзү янә хатын-кызлар иңенә төште. Авылдагы яшь кызларны шоферга яки тракторчыга укырга җи­бәр­деләр. Хатын-кызлар һәм үсмерләр көне-төне басуда, фермада эшләде, җир сукалады, тырмалады, печән чапты, иген урды, машина, трактор йөретте, көтү көтте... Ләкин берсе дә зарланмады, чөнки тыныч тормыш башлануга барсы да сөенде.
Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда бик күп авырлыклар кичергән, халык хуҗалыгын тергезү өчен армый-талмый эшләгән хатын-кызларга дан”.
Марина Ипалитова.
Константиновка авылы.

Читайте нас: