Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
17 сентябрь 2019, 11:31

М.Шәйморатовка багышлап

Уфа шәһәрендә генерал-майор М.Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган XV республика хәрби-патриотик клублар фестивале үткәрелде.

Уфа шәһәрендә генерал-майор М.Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган XV республика хәрби-патриотик клублар фестивале үткәрелде.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Ти­мо­­фей Азаров котлап:
- Үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбия­ләү – хәзерге вакытта мөһим эш, - дип өстәде.
Фестивальдә 15 команда катнашты. Әлшәй, Мишкә, Кыр­мыс­­калы, Дуван, Бәләбәй район­нары, шулай ук Агыйдел, Күмер­тау, Межгорье, Салават һәм Уфа шәһәрләре клубларында тәрбия­ләнү­челәр АК-47 автоматында ату, сүтеп-җыю, химик саклану костюмнарын кию буенча ярыштылар.
Фестивальдә Кабак авылыннан М.Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб тәрбияләнүчеләре дә катнашты.
- Клубта 7нче сыйныфтан алып укучылар белән дәресләр алып барабыз. Алар, гомум мәк­тәп программасыннан башка хәр­би фәннәрне дә өйрәнәләр, - ди клуб җитәкчесе Зәки Бикбаев.
- Тәүдәрәк авыр иде, соңын­нан өйрәнелде. Иң мөһиме – тәр­­­тип. Аның каравы, армиядә җиңелрәк булыр, дип уйлыйбыз, хәзерге хезмәттә якынча нинди та­ләпләр куелуын белеп торачак­быз, - дип фикерләре белән ур­­­так­­лаштылар Вадим Шемель, Эмиль Хәкимов һәм Айдар Юлаев.
Теоретик белемнән тыш, клубта кыр шартларындагы эш­ләр дә үткәрелде. 14 яшьтән алып клуб әгъзалары Ленинград өлкә­сенә “Хәтер вахтасы”на баралар, Ладога күленнән ерак түгел Ап­раксин районында казу эшлә­рендә катнашалар. Тәрбия­ләнүчеләр арасында Лидия Хөс­нул­лина исемле кыз да бар. Ул 2нче санлы Кабак урта мәктә­бендә укый. Патриотик клубта икенче ел шөгыльләнә.
- Монда күп нәрсәгә өй­рән­дем, хәзер мин ата, марши­ровать итә беләм. Миңа биредә бик ошый. Язмышымны хәрби хез­мәт белән бәйлим, дип әйтә алмыйм, ләкин булырга да мөм­кин, - ди кыз.
“Башинформ” матбугат агентлыгы.
Читайте нас: