Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
4 октябрь 2019, 13:42

Кадет классы – мәктәпнең йөзек кашы

Соңгы елларда гомум белем бирү мәктәпләрендә кадет класслары ачыла башлады. Укытучылар да бу яңалыкның өстенлекләрен билгели. Бу формат укучыларга белем бирүдә байтак проблемаларны хәл итәргә мөмкинлекләр ача, ди алар. Шуларны исәпкә алып, Кабак урта мәктәбе укытучылары – мәктәп директоры Миләүшә Әмир кызы Күсәбаева һәм фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Татьяна Сергеевна Яркова кадет классы ачу идеясен тәкъдим итәләр. 2017-2018 уку елдында мәктәптә генә түгел, районда тәүге һәм әлегә бердәнбер хәрби-патриотик юнәлештәге сыйныф барлыкка килә.

- Кадет классында дәресләр мәктәп программасы буенча алып барыла. Аларны шул ук укытучылар укыта. Төп аермасы шунда: укучылар мәктәпкә хәрби киемдә йөри һәм көннең икенче яртысында хәрби-патриотик юнәлеш буенча шөгыльләнә. Бу чаралар ярдәмендә алар үз иленең лаеклы гражданиннары булып үсәргә өйрәнә. Киләчәктә аларның барысы да хәрби юлдан китәчәк дип әйтеп булмый, башка өлкәләрдә дә илгә хезмәт итәргә мөмкин, - дип сүзен башланды класс җитәкчесе Айгөл Закир кызы Шепель, кадет классының башкалардан аермасын билгеләп.
Бу сыйныфка 14 укучыны физик әзерлекләре, укудагы күрсәткечләре буенча сайлап алганнар. Кызлар белән малайларның саны тигез булуы да очраклы түгел – аларга бал биюләре дә өйрәтелә. Бию дәресләрен Альбина Әхәт кызы Кадрачева алып бара.
Гомумән, укучыларның буш вакытлары юк диярлек, төшке аштан соң мавыктыргыч та, шул ук вакытта бик җитди дә чаралар башлана. Укучылар белән М.Шәйморатов исемендәге “Йолдыз хәрби-патриотик клуб җитәкчесе ­З.Ә.Бик­баев, тәҗрибәле укытучылар З.З.Кәримов, А.А.Зияков шөгыльләнүе дә күп нәрсә турында сөйли. Лекция, хәрби эш, соңынан спорт залы. Атнасына бер тапкыр бал биюләрен өйрәнүдән тыш, төрле түгәрәкләргә дә йөриләр. Егетләр көрәш белән шөгыльләнсә, кызлар медицина серләренә төшенә. Шул ук вакытта бу класста инглиз телен дә тирән өйрәнү каралган. Бу фәнне сыйныф җитәкчесе Айгөл Закир кызы алып бара.
Район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиада, конкурслар, спорт ярышларыннан да читтә калмый кадетлар. Ул гына да түгел, ирешкән уңышлары да сокланырлык аларның – һәр бәйгедән призлы урыннар яулап кайталар.
Музейларга, театрларга йөриләр. Күптән түгел Эчке Эшләр министрлы­гының Уфа юридик институтына сәяхәт кылу укучыларда онытылмаслык тәэссо­ратлар калдырган.
Кадетларның һәр көне эчтәлекле һәм нәтиҗәле үтә. Үз чиратында, бу алардан күпме түземлек, тырышлык, көч таләп итә. Ләкин кадетлар зарланмый, кире­сенчә, мондый класста укулары турында зур горурлык хисе белән сөйлиләр.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: