Чарада 100дән артык кеше - башкорт теле һәм әдәбияты, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте укытучылары, шулай ук музей хезмәткәрләре катнашты.
Җыелучылар алдында тарих белгечләре, фән докторлары, тарихчылар һәм музей җитәкчеләре чыгыш ясады. Шулай, район хәрби комиссариатның Хәрби Дан залы мөдире Вадим Ложкин дивизиянең төзелү тарихы һәм аның хәрби юлы турында сөйләде. БР Милли музееның генераль директоры Марат Зөлкәрнәев дивизия командиры истәлеген мәңгеләштерү буенча музей эшчәнлеге белән таныштырды. “Любизар” тәүге башкорт ат полкы” хәрби-тарихи клуб җитәкчесе Илдар Шаяхмәтов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирының БР милли музеенда сакланган шәхси әйберләре, биографиясе һәм хәрби юлына багышланган күргәзмә һәм мәдәни чаралар турында сөйләде.
- Без генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның гына түгел, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендәге һәр яугирне белергә тиешбез, чөнки аларның барсы да Җиңүгә өлеш керткән батыр яугирләр, - диде Илдар Гыйндулла улы.
Мәдәни программа барышында семинарда катнашучылар Шәйморатов күпфункцияле авыл клубында урнашкан 3D-маппинг проекция панорамасы ярдәмендә экспедиция вакытында район эзләнүчеләре тарафыннан табылган экспонатлар күргәзмәсе белән таныштылар.
- Семинарда миңа бик ошады. Миңлегали Шәйморатов бөек кеше булган, гомеренең соңгы сулышына кадәр илебезгә хезмәт иткән. Ул яугирләр өчен үрнәк булып торган һәм батырларча һәлак булган. Без аны һәм аның батырлыгы турында онытырга тиеш түгелбез, - диде Благовар районыннан килгән башкорт теле укытучысы Динара Рьянова.
Чара азагында семинарда катнашучылар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә багышланган Хәрби Дан мемориалына һәм легендар генерал Миңлегали Шәйморатов һәйкәленә чәчкәләр салдылар.
Милена Фәйзуллина.
Автор фотолары.