Мондый конференция Бозаяз мәктәбендә ел саен үткәрелеп, инде күркәм йолага әверелде. Шунысы куанычлы, аны оештыруга шул авылда туып-үскән районның Почетлы гражданины Айрат Мөдәрис улы Сөләйманов зур өлеш кертә. Агымдагы елда ул бигрәк тә үзенчәлекле булды – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан укучылар күренекле фронтовик-якташларыбызның – халык шагыйре Мостай Кәрим, ике тапкыр Бөек Ватан сугышы Герое Муса Гәрәев, легендар разведчик Даян Мурзин һәм якташыбыз Мөдәрис Сөләймановның тормыш юлларына байкау ясадылар. Ә очрашуга килгән аларның туганнары: Әлфия Мостай кызы Кәримова, Роза Даян кызы Рәхмәтуллина һәм башкалар әтиләренең истәлекләре – фронттагы хәлләр, төрле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Мондый мәгълүматларны күзгә-күз карашып, фронтовикларның балаларыннан ишетү укучылар өчен генә түгел, чарага җыелучыларның барысы өчен дә әһәмиятле булды.
- Әлеге вакытта район буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Дан мемориаллары, обелисклар төзекләндерелә, 9 майга кадәр тагын да унлап яңа һәйкәл барлыкка киләчәк. Бу чара да зур әһәмияткә ия, чөнки ул ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәт белән искә алырга һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә мөмкинлек бирә, - диде Альфир Фәрхәт улы, мондый чараларны үткәрергә ярдәм иткән, үзе дә актив катнашкан Айрат Сөләймановка рәхмәт сүзләре җиткереп.
Һәр чыгыш үзенчәлекле булды
Мәктәп укучылары озак вакыт дәвамында әзерләгән эшләрен бүген зур аудиториягә тәкъдим итте. Әйткәндәй, алар бу проектлары белән район күләмендәге конференциядә дә катнашачак. Шулай, 9нчы сыйныф укучысы Әдилә Мозафарованың эше Башкорт АССРының халык шагыйре, язучы, драматург, публицист, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы катнашчысы Мостай Кәримгә багышланды. Аның эшен Мостай Кәрим фонды директоры – шагыйрьнең кызы Әлфия Мостай кызы тагын да тулыландырып җибәрде. Әтисе белән фронтта булган вакыйгалар, аның яралануы, фронтта хәрби корреспондент булу хакында сөйләде. Кызы билгеләвенчә, сугыш туында күп сөйләргә яратмаса да, фронтта булган-күргән вакыйгаларны ул соңыннан үзенең әсәрләрендә чагылдырган. Шундыйларның берсе - “Безнең йортның яме” әсәре, аның буенча төшерелгән “Сеңлекәш” фильмы илебездә зур популярлык яулап, бүген сәфәрен чит илләр буйлап дәвам итә.
Легендар шәхес, Бөек Ватан сугышы катнашчысы, Чехия, Словения, Моравиядәге 15ләгән шәһәренең Почетлы гражданины Даян Баян улы Мурзин турындагы чыгыш та эчтәлекле булды. Бөек Ватан сугышы елларында 23 яшьлек татар егете партизаннар бригадасы командиры була, оккупациядәге Чехословакияне азат итүдә катнаша. Барлык Гитлер армиясен куркудан тота, өлкән күренергә теләп, сакал җибәрә, шунлыктан аңа “кара генерал” дигән кушамат бирәләр. Бу хакта 10нчы сыйныф укучысы Ригина Әюпова чыгыш ясады.
Роза Даян кызынаның чыгышын да тын калып тыңладылар. Ул сүзен Чехиядә яшәүчеләрнең әтисенә багышлап язган хатны укудан башлады.
- Ул фронт, дуслары, хәрби иптәшләре турында күп сөйли иде, ә үзе турында бик сөйләп бармады, - диде, әтисенең тормышындагы мөһим вакыйгаларны, истәлекләрне яңартып.
Муса Гәрәевның исеме ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Бөек Ватан сугышы елларында 250дән артык хәрби очыш ясап, дошман илбасарларын кыйраткан легендар шәхес турында Регина Волокушина күләмле эш башкарган.
“Безнең якташыбыз Мөдәрис Сөләйманов – Бөек Ватан сугышы катнашчысы” дигән эшне җыелучылар игътибарына 6нчы сыйныф укучысы Зарина Байбулатова җиткерде. 2016 елда мәктәптә М.Сөләйманов исемендәге хәрби-патриотик клуб ачылуы да эшен уңышлы башкарып чыгарырга, тарихи фактлар белән баетырга булышлык иткәндер. Әйткәндәй, бу клуб әгъзалары ел саен Бөек Ватан сугышы барган урыннар буйлап экспедицияләргә йөриләр. Хәрби комиссар Ринат Гыймалов билгеләвенчә, узган елда гына алар алты солдатның сөякләрен табып, туганнарына тапшырганнар.
Гомумән алганда, туган якны өйрәнү конференциясе итеп күзалланган чара чын бәйрәмгә әверелде. Күренекле шәхесләрнең катнашуы да аңа зур әһәмият бирде. Доклачыларның чыгышлары җыр-биюләр, птриотик рутагы шигырьләр белән үрелеп баруы да бәйрәм рухы өстәде. Ә инде Айрат Мөдәрис улы Сөләймановның ярдәме белән оештырылган чаралар берсе дә бүләксез булмый. Бу көнне дә алар бихисап иде.