Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
23 апрель 2020, 19:05

Бөек Ватан сугышы турында ижади эшләрнең үзенчәлекле коллекциясе булдырыла

Идел буенда «Җиңү открыткалары» күләмле халык проекты тормышка ашырыла. Ул Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле аппараты башлагычы буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата оештырыла.

Победа.рф сайтында округның барлык 14 төбәгендә яшәүчеләрнең үзенчәлекле коллекциясен күрергә мөмкин.
Открыткалар җыелмасы даими тулыландырыла. Проектта теләгән һәркем катнашырга хокуклы, моның өчен сайтта «Открытканы өстәргә» бүлегендәге форманы тутырырга һәм эшнең фотосын яки сканын беркетергә кирәк.
Сурәтләр һәм коллажлар, аппликацияләр һәм компьютер графикасы – эшләрне башкару стиле төрле, әмма барлык окрыткаларны халкыбызның каһарманлыгы хакында хәтер берләштерә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Фото; "Башинформ"
Читайте нас: