Шимбә өмәләре үткәрелеп, биләмә тәртипкә китерелде, истәлекле билге урнаштыруга һәрберсе матди ярдәм күрсәтте. Эш кыш та, җәй дә туктап тормады. Тиешле материаллар сатып алу, эретеп ябыштыру, буяу, брусчатка җәю кебек эшләр башкарылды.
Ә хәзер “Барлык чик сакчыларына багышлана” дип язылган таш һәм СССР гербы төшкән чик буе баганасы авыл мәдәният йорты биләмәсен бизәп тора.
Төзелеш барган вакытта ветераннар үзләре хезмәт иткән елларны искә алдылар. Ә аларның бер-берсенә сөйләр хатирәләре күп иде. Ачыклануынча, И.Хисаметдинов Кунашир (Курил) утравында урнашкан Тын океаны чик буе округында хезмәт иткән.
Р.Әюпов, А.Төхвәтуллин, Я.Сәләхетдиновның хезмәтләре Ерак Көнчыгышта – Амур өлкәсе, Хабаров һәм Приморье крайларында үткән. И.Гайнетдинов һәм И.Сәмиголов СССРның икенче ягында - Балтыйк буенда хезмәт иткәннәр. А.Ганиев, М.Минибаев, Е.Степанов, Р.Рәхмәтуллин, А.Нургалиев, Р.Гарифуллин, Р.Әделгәрәев һәм М.Вахитов кебек ветераннарның күбесе үз бурычларын Төньяк Кавказ чик буе округында, Кырым һәм Көнбатыш Украинада үтәгәннәр.
Әлбәттә, истәлекле билгене урнаштыру һәм ачу 28 май – Чик буе гаскәрләре көненә планлаштырылган иде, ләкин пандемия сәбәпле, тантананы соңрак вакытка күчерергә туры килде. 1918 елдан башлап Илебез чикләре сагында торган барлык буын чик сакчыларына рәхмәт әйтәсе килә. 1941 елда илебезгә фашистлар һөҗүм иткән тәүге көннәрдә аеруча авыр була.
Тарихи истәлекне саклап, безнең ветераннар үзләре укыган, ә хәзер анда аларның балалары һәм оныклары белем алган Кабак мәктәбе укучыларына хатирәләрен җиткерергә ниятли. Ветераннар үзләре хәстәрлекләр белән тулы тормышта лаеклы гомер итә.
Авылыбызның һәм районыбызның барлык чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, яшь буынны тәрбияләү эшендә уңышлар телибез.
Зәки Бикбаев, Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе.