Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
24 март 2021, 11:05

Байрак тапшыру тантанасы

Шул көннәрдә Шәйморатов авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә хәрби байрак тапшыруның 79 еллыгы билгеләнде.

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында Русиянең “Содружество” хәрби хезмәт инвалидлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе Борис Малородов булып китте.
Бу көнне Шәйморатов авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә хәрби байрак тапшыруның 79 еллыгы билгеләнде. 1942 елның 22 мартында Дим станциясендә БАССРның Югары Советы Президиумы рәисе Рәхим Ибраһимов тантаналы шартларда дивизия командиры Миңлегали Шәйморатовка байрак һәм дивизия яугирләренә башкорт халкының наказын тапшыра. Хәрбиләр исеменнән дивизия командиры: “Без халкыбызның ышанычын акларбыз, соңгы тамчы каныбызга кадәр баһадирларча дошман белән сугышачакбыз һәм җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз”, - дип ант бирә. Алар шул антларына тугры кала.
Бу көнне дә Бөек Җиңүне якынайтуга барлык осталыгын салган, үз гомерен аямый көрәшкән якташыбыз Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре турында зур горурлык хисе белән сөйләделәр.
Шул байракның күчермәсен Борис Яковлевич Кырмыскалы районының Хәрби дан күргәзмә залына тапшырды. Шулай ук яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, 16нчы гвардия (112нче Башкорт) кавалерия дивизиясенең батырлыгын популярлаштыру, Русия Герое, генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның истәлеген мәңгеләштерү буенча актив эшчәлек өчен район хакимияте башлыгы Альфир Сабировка, районның Хәрби дан күргәзмә залы җитәкчесе Вадим Ложкинга, “Яшь армияче” иҗтимагый хәрәкәтенең район штабы начальнигы, М.Шәйморатов исемендәге хәрби-патриотик клуб һәм “Йолдыз” эзләнү отряды җитәкчесе Зәки Бикбаевка, урындагы мәдәният йортының баш мәдәни чаралар оештыручысы Гөлнара Нигъмәтуллинага, китапханәче, туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмовага “Донбассның эзләнүчеләр берлеге” иҗтимагый оешмасы Грамоталарын тапшырды.
Чарага “Любизар” – 1нче Башкорт атлы полкы” хәрби-тарихи клубы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Илдар Шәяхмәтов та килгән иде. Шулай ук районның хәрби-патриотик клублары әгъзалары, укытучылар, укучылар катнашты. Программа башыннан ахырына кадәр патриотик рухта үтте. Район Мәдәният сарае артистларының җырлары, Уфа шәһәреннән килгән шагыйрә Динара Галләмшинаның легендар дивизия командиры М.Шәйморатовка багышланган шигыре патриотик хисләр белән сугарылган иде.
Чараның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш башкарган, шул исәптән районда М.Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” эзләнү отряды оештырып, укучыларны Ленинград өлкәсенә каты яулар барган урыннарга эзләнү экспедицияләренә йөреткән Зәки Бикбаев башкала кунакларына - Борис Малородов һәм Илдар Шәяхмәтовка истәлекле бүләк - “Тарихи истәлекне саклаган өчен” билгесен тапшырды. Бу медальне ул “М.Шәйморатовның 120 еллыгы уңаеннан ул үзе булдырган иде.
Туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмова Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Мидхәт улы Моратшинга 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында батырларча сугышкан якташларыбызның исемлеген тапшырды. 135 райондашыбыз турында мәгълүматны Резида Шамил кызы байтак еллар дәвамында төрле чыганаклардан, шул исәптән хәрби комиссариат архивларда эзләнеп туплады. Туган якны өйрәнүче әйтүенчә, бу әле тулы исемлек түгел, шуңа бу юнәлештә эшне ул киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Гомумән, Кырмыскалы районында данлыклы якташыбыз Миңнегали Шәйморатов турында тарихи истәлекне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча байтак эшләр башкарыла. Әлеге чара да моны тагын бер кат исбат итте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Фото: Резида Әхтәмова.
Читайте нас: