Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 декабрь 2017, 11:37

Бәйрәм фаҗигага әйләнмәсен

Яңа ел һәм Раштуа – балалар һәм өлкәннәр өчен көтеп алган иң күңелле бәйрәм. Һәр йортта диярлек чыршы бизәлә, мул табын әзерләнә. Шул бәйрәм фаҗигага әйләнмәсен өчен янгын хәвефсезлеге чараларына аеруча игътибар бирергә кирәк.

Чыршыны җылыткыч корылмалардан ераграк, ботаклары стенага һәм түшәмгә тиеп тормаслык итеп, каты аслыкка урнаштырырга кирәк. Аны шәмнәр, мамык, кәгазьдән ясалган уенчыклар белән бизәргә, аңа якын урында шәм, бенгаль утлары яндырырга, шапылдаткычлар кулланырга ярамый.
Чыршы бинаның тәүге катына урнаштырылырга һәм Яңа ел чаралары шунда гына үткәрелергә, тышкы якка чыгар өчен ким дигәндә ике ишек булырга тиеш. Чара үткәрү урыны янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергеч, ком, кошма) белән тәэмин ителергә тиеш. Киеренкелеге 12 вольтка кадәр, лампочкаларның куәте 25 вольттан артык булмаган, заводта җитештерелгән электр гирляндалар гына кулланылырга тиеш. Бинада яктыртылмаганда, Яңа ел чараларын көндез генә үткәрергә кирәк. Бинада пиротехника кулланырга һич кенә дә ярамый.
Бәйрәм фаҗигага әйләнмәсен өчен, янгын чыккан очракта, балаларны үзләрен ничек тоту кагый­дәләренә өйрәтергә кирәк. Берен­чедән, янгын чыгуын сизү белән шунда ук өлкәннәргә хәбәр итәргә, 01 телефоны буенча янгын хезмәтенә шалтыратырга, адресны әйтергә кирәк. Янгын чыккан урыннан тизрәк чыгарга, бинаның ишеген ябарга кирәк. Төтен бүлмәгә таралган икән, ишеккә таба идәннән шуышып барырга кирәк. Ишеккә юл ябык икән, балконга чыгарга, тәрәзәне ачарга, ул ачылмаса, пыяласын ватарга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Тәрә­зәсе булмаган бинада сезне ишетерлек итеп, стена, идән яки түшәмне шакылдатырга кирәк. Киемгә ут капкан икән, аны тиз генә салырга һәм тыгыз тукыма белән уранырга яки утны сүндерү өчен идәнгә яки җиргә ятып аунарга кирәк. Бинадан чыгып булмый икән, качарга ярамый, ә стенага якынрак торырга кирәк, бина җимерелгән очракта, ул иң хәвефсез урын. Янгын булган бина эчендә калгансыз икән, курыкмагыз, тавыш бирегез, кычкырыгыз, ул вакытта сезне тиз арада табачаклар.
Хәтерегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта, 01 яки 112 (кесә телефоныннан) коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Рәис ХисмӘтуллин,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: