Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында 31 декабрьгә кадәр “Чыршы-2016” оператив-профилактик акция үткәрелә.
Операция барышында дәүләт урман күзәтчелеге, эчке эшләр бүлеге һәм салым инспекциясе хезмәткәрләре ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында чыршы ташыган транспортны тикшерәчәк, төнге рейдлар үткәрәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, бер метрга кадәрге биеклектәге чыршыны кисеп алучыларга ул, узган елдагы кебек, 1272 сумнан 1907 сумга кадәр төшәчәк. Нарат кисеп тотылучылар 1770 - 2656 сум түләргә мәҗбүр булачак. Шулай ук дәүләт урман сакчылары тотылган закон бозучыларга административ штраф салырга да бурычлы. Аның күләме аерым кешеләр өчен – 3-4 мең сум, югары вазыйфадагы шәхесләр өчен – 20 мең сумнан 30 меңгә кадәр, ә юридик берәмлекләр өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Әгәр кеше берничә чыршы кисеп алса, аңа административ түгел, ә җинаять җәзасы бирелә. Нәтиҗәдә, ул штраф түли яки алты айга холык төзәтү эшләренә җәлеп ителә яисә өч айга кулга алына. Ә кабатлап хокук бозганнарны тагы да катырак җәза көтә.
“Урманчылык идарәлеге”нең Бозаяз һәм Өршәк урман хуҗалыгы урманчысы.