Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
22 декабрь 2017, 11:51

Водитель, ашыкма, уяу бул!

2017 елның 18 декабреннән 2018 елның 12 гыйнварына кадәр район биләмәсендә балалар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгаларының санын киметү һәм мәктәп укучылары ягыннан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатында “Игътибар, балалар!” дип исемләнгән операция үткәрелә.

Шуны да билгеләп үтәр­гә кирәк, мөһим профилактик чаралар үткәрелүгә карамастан, юлларда хәл аяныч кала. Агымдагы елның 11 аенда районда юл-транспорт вакыйгаларында 7 бала каза күрде, 1 бала һәлак булды.
Операция барышында байтак чаралар үткәрү, балаларның кышкы ял урыннарын тикшерү, балалар һәм үсмерләр күп җыелган һәм яңа ел чыршылары урнашкан урыннарда юл хәрәкәтенең торышын тикшерү планлаштырыла.
Яңа ел чаралары үткәрү чорында балаларның һәм үсмерләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен юл-патруль хезмәтенең өстәмә постлары куелачак.
Каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда үткәрә һәм еш кына хәвефсезлек турында онытып, юлларда уеннар оештыра. Шуңа водительләр дә аеруча игътибарлы булсын иде. Юлда бәләкәй балаларны күрү белән тизлекне киметегез, чөнки уйламаган җирдән алар юлга йөгереп чыгулары бар. Җәмәгать транспорты тукталышы, балалар мәйданчыклары, юл аша чыгу, яңа ел чаралары үткәрү урыннары, шулай ук юлга якын урнашкан боз таулары янында аеруча уяу булыгыз.
Хәтерегезгә төше­рәбез, ихаталарда хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 километрдан артырга тиеш түгел.
Гөлнара Фатыйхова,
ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, полиция капитаны.
Читайте нас: